Новости
26 Апреля 2024, 12:00

Кешеләр шатлыгына

Приют поселогының Беренче май урамында 1 нче йорт ихатасында тагын яраткан “Ну, погоди!” җансурәте персонажлары – Бүре белән Куян барлыкка килде. Кече архитектур формаларны иҗат итүче – Владимир Герасимов.

Кешеләр шатлыгынаКешеләр шатлыгына
Кешеләр шатлыгына

Хаклы ялгач чыккач, Владимир Михайлович үзенә кызыклы шөгыль тапкан. Иң мөһиме – кешеләр өчен нинди дә булса файдалы эш эшләү, ә кул астында материаллар һәрчак табыла, ди ул.

Җансүрәт геройлары металлдан эшләнсәләр дә, матур килеп чыкканнар. Модалы киенгәннәр, джинсы, свитер...

Монда яшәүчеләр күршеләренә рәхмәт укыйлар, күпләр “Ну, погоди!” геройлары белән фотога төшәләр.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас