Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель , 13:00

Сәхнәгә – Шигырь хуҗа!

Бәләбәй шәһәренең сәнгать бүлекчәле татар гимназиясендә шаулап-гөрләп  “Тукай моңнары” муниципаль фестивале узды.

Сәхнәгә – Шигырь хуҗа!
Сәхнәгә – Шигырь хуҗа!

Тукай моңы... Тукай сүзе... Тукай шигърияте... Бу кыйммәтләрнең асылын үзең өчен тирәнрәк ачкан саен, аларның ни кадәр кадерле, кыйммәтле икәненә  ныграк төшенәсең, үзеңнең Тукайлы татар халкының бер кызы яки улы булуы белән чиксез горурланасың.

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Татар гимназиясе базасында узган “Тукай моңнары” фестиваль-конкурсында катнашканнар менә шундый югары  хис-тойгылар кичерделәр дә инде. Башкача булу мөмкин дә түгел иде. Ник дигәндә,  шәһәр һәм район мәктәпләреннән конкурста катнашучылар шулкадәр нык әзерләнеп килгәннәр. Алар  үзләрен чын мәгънәсендә нәфис сүз осталары итеп күрсәтеп, тамашачыларны да, жюри әгъзаларын да таң калдырдылар. Балаларның Тукай иҗатын белүләре һәм яратулары, шигырь сөйләү осталыклары елдан-ел шомаруы туган телебез киләчәгенең якты булуына   ышанычны янә һәм янә көчәйтә.

 – Сезнең барыгызны да бүгенге Тукай бәйрәме белән котлыйм! Гимназиябездә сезне күрүебезгә бик шатбыз. Конкурска килүегез, шушы сәхнәдә чыгыш ясарга батырчылык итүегез – үзе үк җиңү. Уңышлар, сәламәтлек телим. –  Менә шундый дәртләндерү сүзләре белән фести валь-конкурсны матур итеп  ачты гимназия директоры  Дамир Фәнис улы Хәбибрахманов. 

Приют поселогының  5 нче һәм 16 нчы (укытучылары Гөлүзә Ишмөхәмәтова Гулфия Ситдикова), Бәләбәй шәһәренең  15 нче (Резеда Габдрахманова ), 8 нче мәктәпләре (Әминә Муллагалиева), мәктәп–интернат (Лилия Фәхриева),  Мәтәүбаш авыл мәктәбе (Зинира Мөхәмәтҗанова) һәм, әлбәттә, иң күп укучылар чыгыш ясаган татар гимназиясе (укытучылар Резеда Гыйззәтуллина, Люзия Фәттахова, Рәсилә Музипова, Рита  Ануфриева, Резеда Джакупова) конкурсантлары ике номинациядә дә – “Тукай безнең күңелләрдә” (Тукай шигырьләрен яттан сөйләү) һәм “Гамьле дөнья” (заман шагыйрьләре иҗаты) –  милли  киемнәрдә шәп чыгыш ясап, бу бәйрәмдә сәхнәгә, сәхнә аша йөрәкләргә Шигырь дигән бөек рухи көчнең хуҗа булуына ирештеләр. Шигырь арты шигырь яңгырап торды, ә зал әледән-әле көчле алкышларга, “Афәрин!” сүзләренә күмелде. Чыны шул, жюри әгъзаларына призлы урыннар билгеләү, номинацияләр буенча  җиңүчеләрне ачыклау һич җиңел булмады, конкурста катнашучылар 50гә якын иде бит. Лаеклыларның барсы да мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә Гран прига бу юлы татар гимназиясеннән ике укучы лаек булды: 5-8 сыйныф укучылары арасында 6 сыйныф укучысы Илдан Газизуллин  һәм 9 нчы сыйныф укучысы Наил Мөхәмәтов.

Хаклы ялдагы хөрмәтле укытучыларның кунак булып килүе,  мәгариф бүлеге методисты Светлана Хатип кызы Гәрәева рәислегендә абруйлы жюри эшләве, татар гимназиясе укучыларының  җырлары һәм биюләре, татар халык көйләренең яңгырап торуы, сәхнә бизәлеше –  милли бәйрәмнәрдә генә була торган рәхәт, җылы халәт  фестивальгә кабатланмас бизәкләр өстәде,  кояшлы Тукай аен тагын да балкытып җибәрде.

Жюри киңәшләшкән арада шагыйрь Камил Фазлый  өр-яңа “Тукай манифесты” шигырен,  башка шигырьләрен  укып ишеттерде, тамаша залы белән аралашты.

Фестивальне  укытучы әни (Зилә Ягъфәр кызы Мөхәмәтова)  белән аның улы Наилнең җанлы итеп алып барулары үзе бер бизәк булды. Һәркем матур чараны әзерләүче-оештыручыларга, беренче чиратта, татар гимназиясе коллективына рәхмәтле булып, балалар бүләк иткән Тукай язын күңелләрендә алып китте.

Зәйфә Салихова, жюри әгъзасы.

 

Сәхнәгә – Шигырь хуҗа!
Сәхнәгә – Шигырь хуҗа!
Сәхнәгә – Шигырь хуҗа!
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: