Барлык яңалыклар
Новости
27 апрель , 11:00

Атказанган муниципаль һәм дәүләт хезмәте хезмәткәре исеме булдырыла

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 19 апрельдә Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең XIV съездының пленар утырышында ил җитәкчелегенең, җәмгыятьнең муниципаль властька күбрәк игътибар бүлүен билгеләде. Президентның “Русиянең атказанган урындагы үзидарә хезмәткәре” мактаулы исемен булдыруы әһәмиятле вакыйга булды.

Атказанган муниципаль һәм дәүләт хезмәте хезмәткәре исеме булдырыла
Атказанган муниципаль һәм дәүләт хезмәте хезмәткәре исеме булдырыла

“Шуңа бәйле күп коллегаларыбызның дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарында зур эш стажына ия булуын исәпкә алып, “Башкортстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт хезмәткәре” дигән мактаулы исем булдырырга карар иттек. Озак еллар Ватанга лаеклы хезмәт иткән  коллегаларның эшен югары бәяләргә кирәк”, – диде Радий Хәбиров.

 

 

 

 ү

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: