Барлык яңалыклар
Новости
27 апрель , 15:00

Тузганакның шифасы зур

Май башында бөтен бакча-кырлар сап-сарыга манылып, тузганак чәчәгенә күмелә. Чәчәгеннән алып тамырна кадәр файдалы булган үсемлекнең вакытында файдасын күреп калырга кирәк.

Тузганакның шифасы зур
Тузганакның шифасы зур

Тузганак тимер, фосфор, калий, А һәм С витаминнарына, шулай ук аксым кушылмаларына бай. Аның согында сидек кудыру тәэсиренә ия булган тараксацинның ачы матдәсе бар. Тузганак шикәр чире, үт куыгы һәм бавыр авыруларына, авитаминоз, анемиягә каршы көрәштә ярдәм итә. Тузганакны әллә ничә төрле максатта кулланырга мөмкин.

Хәлсезлектән. Ике чәй кашыгы вакланган тузганак тамырын һәм үләнен 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтеп сөзегез. Шуны ашарга 30 минут кала, көнгә дүрт тапкыр чирек стакан эчегез.

Йокысызлыктан, нерв киеренкелегеннән, витамин җитмәүдән. Яңа әзерләнгән тузганак согын (50 мл), ашарга 30 минут кала, көнгә ике тапкыр өч атна дәвамында эчегез.

Хәтер начараюдан һәм атеросклероздан. Тузганак тамырыннан яңа гына әзерләнгән сокны һәм дөге кайнатмасын бермә-бер (1:1) күләмдә кушып, ашарга 30 минут кала, көнгә өч-дүрт тапкыр 50 мл эчегез.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: