Бу проектта катнашу нәтиҗәсендә шәһәрнең үзәк урамнарының берсе булган Ленин исемендәге урам заманча, матур һәм каралган төс ала.
– Ленин исемендәге урамның 32 нче торак йортыннан алып Интернационал урамы киселешенә кадәр төзекләндерүнең икенче чиратына тотынабыз. Бәләбәй шәһәре хакимияте һәм район хакимияте вәкилләренең “Арт-проект” проект оешмасы һәм “Реал-строй” җәмгыятенең объект подрядчысы белгечләре белән күчмә киңәшмәсендә шәһәр кешеләренә уңайлы булсын өчен әлеге җәмәгать территориясендә этаплап эшләү турында карар кабул ителде. Монда урамның так ягыннан төзекләндерүнең бөтен элементлары бердәм стильдә башкарылачак, – дип аңлатма бирде “БХ”га район хакимиятенең архитектура һәм төзелеш бүлеге начальнигы Айгөл Иванова.
Урамны төзекләндерү эше көзгә төгәлләнәчәк.
Римма Солтанова.