Барлык яңалыклар
Новости
2 Май , 12:30

Башкортстанда 10 мең ветеранга президенттан Җиңү көне уңаеннан котлау хатлары таратыла

Башкортстанда 10 меңгә якын ветеранга Русия президентыннан  Җиңү көне уңае белән котлау хатлары таратыла. Почтальоннар 2 майдан 8 майга кадәр Владимир Путин кул куйган открыткаларны тапшыра.

Башкортстанда 10 мең ветеранга президенттан Җиңү көне уңаеннан котлау хатлары таратыла
Башкортстанда 10 мең ветеранга президенттан Җиңү көне уңаеннан котлау хатлары таратыла

“Бу бәйрәм  көннәрендә Русия почтасының төп бурычы – Бөек Ватан сугышы ветераннарына Русия Федерациясе президенты исеменнән котлау хатларын тарату. Без беләбез, бу хатларны көтәләр, соңыннан аларны ихтирам билгесе итеп кадерләп  саклыйлар. Почтальоннар бу котлауларны илнең һәр  төбәгенә вакытында илтеп бирә”, – дип билгеләделәр ведомствода.

Фото:Башкортстанның Федераль почта элемтәсе идарәлеге

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: