Барлык яңалыклар
Новости
2 Май , 17:00

Кишер тиз тишелә

Кишер чәчүгә аерым игътибар кирәк. Иң элек орлыкларның сыйфатын тикшерәбез. Моның өчен аларны тозлы суга салып карыйбыз. Төпкә утырганнары – әйбәт, өскә калкып чыкканнары – начар, буш орлыклар дигән сүз. Шуннан яхшыларын ярты сәгатькә сыек марганцовка эремәсендә тотабыз.

Кишер тиз тишелә
Кишер тиз тишелә

Аннан соң тукыма капчыкка тутырып, туфракка бер көрәк тирәнлегендә 4–5 көнгә күмеп куябыз. Орлыклар шунда үрә башлый. Аннары аларны түтәлгә чәчәсе генә кала. Болай эшләгәндә, кишер бик тиз тишеләчәк. Үрдереп утырту яшелчәне кишер чебененнән дә саклый. Чөнки тиз тишелү нәтиҗәсендә, кишер үсентеләре бөҗәк личинкалары котыра башлаганчы ук ныгып калачак.

1001 киңәш

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: