Барлык яңалыклар
Новости
2 Май , 13:00

Республика Оренбург өлкәсеннән, Донецк һәм Луганск республикаларыннан 2 мең баланы кабул итәргә әзер

Башкортстан Оренбург өлкәсенең ташкыннан зыян күргән районнарыннан - 200, шулай ук  Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан ике мең баланы кабул итәргә әзерләнә. Аларны Мәләвез районының “Дуслык” лагерена урнаштыралар. Бу хакта хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан  Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Республика Оренбург өлкәсеннән, Донецк һәм Луганск республикаларыннан 2 мең баланы кабул итәргә әзер
Республика Оренбург өлкәсеннән, Донецк һәм Луганск республикаларыннан 2 мең баланы кабул итәргә әзер

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин сүзләренчә, җәйге савыктыру кампаниясе чорында республикага, элекке еллардагы кебек, Луганск һәм Донецк балалары килә. Ведомство аларның  Дондагы Ростовтан Уфага кайту графигын әзерләгән. Шулай ук балаларны ял иттерү һәм савыктыру оешмалары билгеләнгән.

Хәтерегезгә төшерәбез, әле Белгород өлкәсеннән  500гә якын бала Башкортстанда. Алар Илешнең “Орленок” балалар сәламәтләндерү лагена һәм Әбҗәлил районының “Березки “ ял йортына урнаштырылды.

Фото:Валерий Шахов

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: