30 нчы апрельдә анда өмә оештырып, авыл зиратын тәртипкә китереп, мәрхүмнәрнең рухларын шатландырганнар иде. Ә бүген, ягъни 2 нче майда, бер төркем актив мәтәүбашлылар җыелып, мәчет ишегалдын тәртипкә китерделәр. Рәхмәт яугырылары, анда Бәләбәйдән, Туймазыдан кайтучылар да катнашканнар. Өмәчеләр мәчет биләмәсен чүп үләннәреннән арындырдылар, җыештырдылар. Койма буйлап тышкы якка – күк чыршылар, ә эчке якка чәчкәләр утырттылар. Кемдер чокыр казыды, кемдер су сипте. Үсентеләрне авыл эшмәкәрләре Гөлнара белән Марат Зәйруллиннар биргәннәр.
Эш беткәч, уйнарга ярый дигәндәй, аннары мәчеттә үзләре алып килгән тәмлекәчләр белән бергәләп чәй эчүне дә оештырды алар. Бергә эшләү, бергә күңелле итеп чәй өстәле артында утыру, фикерләшү күңелләрне якынайта, авылның киләчәгенә ышанычны ныгыта.
Мәчетнең авыл яме, рухи тоткасы икәнен яхшы аңлый авылдашлар, шуңа аның җисеме исеменә туры килсен дип тырышалар да инде.
Ватсапта “Авылдашлар” төркеме булуы да яхшы. Анда Фәүзел Маннанов, Зөлфирә Адигамовалар авыл тормышы белән башкаларны таныштырып торалар, фотолар, видеолар куялар. Авыл яңалыклары да урын ала. Әлеге мәгълүмат та аларның хәбәрләре нигезендә язылды.
Рәхмәт сезгә, авылдашлар! Кешегә гомер бер генә бирелә, җиргә килеп киткән арада башкалар да бер шырпы янып беткән кадәр генә булса да яктылык калдырсын иде.
Зәйфә Салихова.