Барлык яңалыклар
Новости
3 Май , 17:00

"Дөньяны матуррак итү яхшырак”

Рөстәм Нәбиев чираттагы җиңүе белән уртаклашты. 

"Дөньяны матуррак итү яхшырак”
"Дөньяны матуррак итү яхшырак”

Ул «Top people Russia» премиясенең «Халык блогеры» дигән исеменә лаек булган.
Әлеге чарада Русиянең иң уңышлы, билгеле кешеләре төрле номинацияләрдә бүләкләнә.
«20 яшемдә мин бу хакта уйлый да алмый идем. Хыялымда да үземне блогер итеп күрмәдем. Мин беркайчан да дөньякүләм мәхәббәт казанырга омтылмадым, бары тик кешеләргә ярдәм итәргә теләдем.
Әмма соңгы 10 елда минем белән булган вакыйгалар чын миссиямне күрсәтте. Мин кешеләргә ярдәм итеп кенә калмыйча, моңа башкаларны да өйрәтергә тиешмен. Бүгенге бүләк – минем дөрес юнәлештә баруымны күрсәтә.
Сезнең ярдәм һәм теләктәшлектән башка болар берсе дә булмас иде. Миңа ышануыгыз өчен рәхмәтләремне белдерәм.
Алда безне тагын да кызыклырак, озынрак юл көтә. Ул гади булыр дип уйламыйм. Ләкин берни эшләмичә утырганчы, кечкенә адымнар белән дөньяны тагын да матуррак итү яхшырак.

Барыгызны да кочаклыйм. Сезнең Рөстәм Нәбиев», – дип язган Рөстәм.

 Котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез!

"Кызыл таң" гәзите сайтыннан

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: