+2 °С
Болытлы
Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Руслан Гарипов сүзләренчә, “Александр Пушкин” теплоходы белән Уфага 120дән артык турист килгән. Алар өчен шәһәрнең истәлекле урыннары буйлап бай программа әзерләнгән.
“Башкортстан туристлар өчен кызыклы, шуңа күрә республикада елга туризмын үстерү буенча зур эш алып бара”, – ди Руслан Гарипов.
“Александр Пушкин” круиз лайнеры Уфадан бүген кичке сәгать 8дә кузгала, арытабангы тукталышы – Алабуга.
Трнаспорт министрлыгында билгеләүләренчә, 2024 елгы навигациядә Башкортстанга 20 теплоход килүе күзаллана.
Фото:Олег Яровиков