+12 °С
Ачык
Бу көнне зиратларда кеше шактый күп булды, алар якыннары каберләренә чәчәкләр алып килделәр, җыештырдылар. Әмма кайбер каберлекләр тәрбия таләп итә, кипкән үлән белән капланган. Кайберләренең чардуганнарын яңатырга, әйбәтләргә кирәк. Әлеге чара барышында өмәдә катнашканнар коры үләнне, чүп-чарны җыйдылар, каберләрнең өсләрен тәртипкә китерделәр.
Кызганычка каршы, ташландык каберлекләр бик күп. Без шәһәр һәм районның битараф булмаган гражданнарын бу изге эшкә кушылырга чакырабыз, зиратларыбыз тиешле тәртиптә булсыннар, киткәннәр рәнҗеп ятмасын иде.
Рәсим Шәймөхәмәтов.