Барлык яңалыклар
Новости
6 Май , 14:00

Дүртөйледә зур янгын булган

Өч йорт, биш берәмлек техника янган, ике кеше зыян күргән.

Дүртөйледә зур янгын булган
Дүртөйледә зур янгын булган

Кичә иртән Дүртөйледә зур янгын булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, өч торак йортны ялмаган, ике кеше җәрәхәт алган.

Янгын "Урман" урамында чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, утны 63 яшьлек хатын белән ир сүндерергә тырышканнар. Нәтиҗәдә, алар сөрем исе белән агуланган.

Һәлакәт урынына МЧС, "Роснефть" янгын сүндерүчеләре, шулай ук якындагы өч авыл Советыннан ярдәмчеләр килгән. Сүндерүгә 15 кеше һәм җиде техника җәлеп ителгән. Алар йорттан ике пропан һәм бер кислород баллонын алып чыккан.

Янгынны сәгать ярым сүндергәннәр. Ут өч торак йортка зыян китергән, гаражга, мунчага, хуҗалык корылмаларына күчкән, аларның берсендә ике мотоблок һәм өч мотоцикл янып беткән.

Янгынның сәбәпләрен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе тикшерүчесе ачыклый.

Фото:главное управление МЧС по Республике Башкортостан

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: