Барлык яңалыклар
Новости
6 Май , 16:00

Тиздән 9 май – Бөек Җиңү бәйрәме!

Гыйбрәтле фактлар   Дәһшәтле сугыш еллары тарихта калды... Илебез Бөек Җиңүнең 79 еллыгын каршыларга әзерләнә. Ата-бабаларыбызның батырлыклары һәрвакыт истә, каһарман геройларыбыз күңел түрендә. Игътибарыгызга Бөек Ватан сугышы еллары белән бәйле гыйбрәтле кайбер фактлар.

Тиздән 9 май – Бөек Җиңү бәйрәме!
Тиздән 9 май – Бөек Җиңү бәйрәме!

Чик буе сугышлары (22.06.1941-30.06.1941)

Брест кирмәнен (крепость)  яклау, Белосток-Минск сугышы, Дубно-Луцк-Броды өчен көрәш – сугышның башлангыч аккордлары минор була. Меңәрләгән танк һәм самолет, йөзләрчә мең кеше – сугышның беренче атнасы коточкыч тәмамлана – гитлерчылар 500 км дан артык араны узып, СССРның шактый территориясен утка, канга күмәләр, юкка чыгарылмаган совет гаскәриләре артка чигенергә мәҗбүр була. Алда әле 4 кара ел барлыгын берәү дә күз алдына китерә дә алмый бу вакытта.
Кирмән батыр
Петр Михайлович Гаврилов

Чик буе сугышларының иң билгеле, иң кискен вакыйгасы – Брест кирмәнен яклау. Инде ничәнче көн тоташтан күктән бомбалар явып тора. Аларның өстән сызгырып җиргә коточкыч шартлау белән бәрелүләре җанны өтеп ала. «Түзәргә... һичшиксез түзәргә», – дигән уй майор Петр Гавриловның башыннан китми, аның өчен хәзер кирмән ныгытмалары –  Татарстанның Питрәч районындагы  туган авылы  Әлбәдән йортлары, аларның ярымҗимерек землянкасы, әнисенең кайгырулы йөзе.

Госпитальгә алып килгән аңсыз, йөзләре караеп, корымга батып, киемнәре янып-ертылып беткән, хәтта бер кашык суны йотарга да хәле булмаган бу кешенең әле бер сәгать элек ныгытманы берүзе саклавына табиблар ышана да алмый. Алҗулы мәртендә туган авылына кайтып, әнисен кочаклаган, булачак Советлар Союзы герое Петр Михайлович Гаврилов алда әле 4 ел тоткынлык, лагерьлар, 16 ел туган илендә кырын караулар көткәнен белми. Ул әле генә үз бурычын үтәде. Петр Гаврилов – тоткынлыкка эләккән соңгы Брест кирмәне сакчысы.

Ленинград блокадасы (8.09.1941-27.01.1944)

Бөтен сугышлар тарихында да иң аянычы – гади халык кырылуы. Ә аянычлылардан да аянычы – балалар үлеме. Ленинград тарихы боларны дөньяның теләсә кайсы шәһәренә караганда күбрәк күргән. Америкалы сәяси фәлсәфәче Майкл Уолцер әйтүенчә, «Ленинград камалышында җыеп алганда Гамбург, Дрезден, Токио, Хиросима һәм Нагасаки тәмугларында һәлак булган гади халыкка караганда күбрәк кеше үлгән».
Саннар сүзләргә караганда үтемлерәк:

872 көн камалыш

1 413 000 һәлак булучы

3%ы – артиллерия уты һәм бомбалардан,

97%ы – ачлыктан.

57,6% ленинградлы камалыш вакытында һәлак була.

Мәскәү өчен сугыш (30.09.1941-20.04.1942)

Мәскәү өчен сугышны ике этапка бүлеп карау дөрес. Беренче этапта совет армиясе башкаланы дошманга бирдертмәү өчен бар көчен, бар осталыгын, бар ресурсларын эшкә җигеп стационар корылмалар, ныгытылган позицияләрдә саклану сугышы алып барган булса, икенче этапта инде бераз хәл туплаган гаскәр немецларны Мәскәүдән мөмкин кадәр ераграк куырга тырыша.
Беренче этап барышында гитлерчыларның һөҗүме бик көчле була, хәрби вәзгыять үтә кискенләшә. Дошман аерым бер позицияләрдә фронт линиясен өзеп, башкалага максималь якын килә. Нәкъ менә шушы вакытта (1941 елның октябрь-декабрь айлары) планлаштырылган гамәлләргә халыкның, җитәкчеләрнең паникасы кушыла. Планлаштырылган гамәлләр дигәндә завод-фабрика, фәнни оешмаларның, җитәкчелекнең эвакуациясе, дошманга калдырмас өчен шәһәрне мөмкин кадәр юк итү күздә тотылган. Ләкин шәһәрлеләргә алдан әйтеп куймау сәбәпле Мәскәүдә паника, халыкның башкаладан качуы башлана. Ике-өч ай эчендә Мәскәү халкы сан ягыннан 4,5 млн.нан 2,5 млн.га кала. Шулай да түзәләр. Әкренләп-әкренләп булса да, һөҗүм дулкыннары сүлпәнәя, ниһаять, туктап кала.

Тихвин һәм Ростов операцияләреннән соң инде өченче сизелерлек җиңелүгә дучар булган дошманның югалып калуын ачык сиземли СССР хәрби җитәкчелеге. Бу хәлдән файдаланып та калмакчы булалар – Мәскәү өчен сугышның икенче, һөҗүм этабы башлана. Нәтиҗә: башкаладан берничә дистә чакрымга кадәр килеп җиткән дошман 100-250 км ераклыкка кадәр кире чигерелә, беренче булып атакага бару инициативасы Германиядән СССРга күчә.
Мәскәүне саклаганда 926 519 кеше һәлак була, 879 879 ы яралана, өши һәм авырып китә.

Сталинград (17.07.1942 – 2.02.1943)

Берсүзсез, Бөек Ватан сугышының иң билгеле сугышы. Берсүзсез, Бөек Ватан сугышының кискен, югары ноктасы, борылыш урыны.

Шәһәр эчендә авыр, йөзләрчә меңләгән кешенең гомерен алып киткән бәрелешләр шактый дәвам итә. Ләкин кеше саны кимүе, боезапасның кискен азаюы, совет солдатлары кыюлыгы һәм ныклыгы аркасында немец армиясенең егәре кими башлый. Коточкыч һәлак булучылар саны белән исәпләшмичә җитәкчелек контрһөҗүм оештырып, Германиянең бу юнәлештәге төп 6 нчы армиясен, башында торучы фельдмаршал Ф.Паулюс белән бергә, камауга алып, аны бирелергә мәҗбүр итә.

Артык масаеп, үзен инде бөтендөнья Императоры итеп күзаллаган Гитлер өчен Сталинград аянычлы тәмамлана. 1 129 619 кире кайтаргысыз һәм санитар югалтулар булуга карамастан, СССР армиясе инде сугыш ахырына кадәр гомуми юнәлеше инде тукталмаячак контрһөҗүм башлый. Германия һәм союздаш илләренең көнчыгышка һөҗүм идеясе юк ителә.

Курск сугышы (5.07.1943 – 23.08.1943)

Бөек Ватан сугышының тагын бер мөһим этабы. Курск дошманны катастрофага илткән соңгы аргумент кебек күзаллана. Курск сугышыннан соң сугыш әле ике ел диярлек баруга карамастан, гитлерчыларның һөҗүм инициативасы инде тулысынча сүрелеп, Кызыл Армиягә күчә. Нәкъ менә Курск сугышыннан соң Италия Икенче Бөтендөнья сугышыннан чыга, илдә әкренләп Муссолини, Гитлерга каршы хәрәкәт күтәрелә.

Курск сугышы барышында күрсәткән батырлыклары өчен 100 меңнән артык совет солдаты орден һәм медальләр белән бүләкләнә, 231 кешегә Советлар Союзы герое исеме бирелә, 132 хәрби кушылма һәм часть гвардия дәрәҗәлегә әйләнә.

Берлин штурмы һәм Прага операциясе
(25.04.1945-2.05.1945 һәм 6.05.1945-11.05.1945)


1942 елның икенче яртысы – 1943 елның башы хәрби уңышларына карамастан, сугыш бетәргә әле ай-һай озак вакыт калган була. Днепр өчен көрәш, уң яр Украина территорияләрендәге һөҗүм, Балтыйк буе илләрен, Көнчыгыш Европа илләрен, Белоруссия, Карелияне азат итү, Көнбатыш Европа илләренә керү – бу канкойгыч сугышлар, хәрби операцияләр, ниһаять, Кызыл Армияне рейхның йөрәге – Германия территорияләренә алып килә. Инде бар территорияләрен югалткан, ресурслары беткән диярлек көндәш шулай да әле бик куркыныч булып кала бирә. Һәрбер йорт, һәрбер үр, һәрбер агач дошманнарның союздашына әйләнә, ахырына таба якынлашучы сугыш ничә йөз мең ир-егетнең гомерен өзә.

Бөек Ватан сугышының ике соңгы зур бәрелеше – Берлин штурмы һәм Прага операциясе.

Интернет  материаллары буенча Зәйфә Салихова әзерләде.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: