Барлык яңалыклар
Новости
6 Май , 11:00

Владимир Путинның инаугурациясе иртәгә, 7 майда була

Русия президенты Владимир Путинның инаугурациясе 7 майда Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать 12 дә башлана. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Владимир Путинның инаугурациясе иртәгә, 7 майда була
Владимир Путинның инаугурациясе иртәгә, 7 майда була

Дәүләт башлыгының  матбугат секторы секретаре Дмитрий Песков белдерүенчә, шушы чара алдыннан Кремльдә эшлекле кәеф мохите.

Хәтерегезгә төшерәбез,  Русия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча Владимир Путин 87,28% тавыш җыйган. Башкортстанда аны халыкның 90,96% хуплаган. Илдә сайлауга килү күрсәткече 77,49% тәшкил иткән. Сайлауда 87 576 075 кеше катнашкан.

Фото:kremlin.ru

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: