Хәрбиләрнең башлангычы турында “Башинформ” агентлыгына Башкортстан Башлыгының Русия милли гвардиясе гаскәрләре белән үзара эш итү буенча киңәшчесе Артур Юмагуҗин хәбәр итте.
Яугирләрнең башлангычы урындагы халыкны дәртләндерде, дип билгеләде Артур Юмагуҗин. Аларның күпләре изге эшкә кушылган. Мәчетне 16 июньдә – Корбан бәйрәмендә ачу көтелә.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров белән килешү буенча Башкортстаннан карагай бүрәнәләре, такталар һ.б. китерелгән. Шулай ук республикабызның төзелеш материалы ДХРда Табыну өчен тәре төзүдә кулланылган. Аны “юлаевчылар” мәчет урыныннан 300 метр ераклыкта куйган.
Фото:Башкортстан Башлыгының Русия милли гвардиясе гаскәрләре белән үзара эш итү буенча киңәшчесе Артур Юмагуҗин.