Барлык яңалыклар
Новости
7 Май , 10:00

Башкортстанда бер гаилә 52 бала тәрбияли

Благовещен районының Ошмянка авылыннан Минезаһидә белән Владимир Шичиннар өч бала тәрбияләп үстергән, приюттан 32 баланы тәрбиягә алган һәм олы тормыш юлына бастырган. Аларның барсы да ата-ана өлгесендә гаилә төзегәннәр. Шулай ук бүген алар 17 сабыйны үз канаты астына алган.

Башкортстанда бер гаилә 52 бала тәрбияли
Башкортстанда бер гаилә 52 бала тәрбияли

“Барсы да 2006 елда башланды, ул чакта безнең өйгә бер малай килә  башлады, беркөнне: “Минем дә шундый гаиләдә яшисем килә. Мин сездә калсам буламы?” – ди. Бу бала хакында сораша башладык, аның тагын бер сеңлесе булган. Шул көннән бөтен вакытыбызны балаларга багышладык. Приюттан малайлар һәм кызларны алып кайттык”, – ди ана.

Гаилә Ошмянка авылында зур йорт төзегән, бакча, хуҗалык булдырган. Малайларны гаилә башлыгы тәрбияли – алар бергәләп печән, утын әзерли, ихатаны тәртиптә тота.

Минезаһидә Зәки кызы театр түгәрәге һәм ике бию коллективы оештырган. Алар конкурсларда һәм фестивальләрдә чыгыш ясый, спектакльләр куя, бии.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: