Барлык яңалыклар
Новости
7 Май 2024, 18:00

Бик тәмле кош теле

Кирәк: 4 йомырка, 2 йомырка сарысы, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 стакан яки бераз гына артык он. Кыздыру өчен 1 л яхшы көнбагыш мае кирәк була.

Бик тәмле кош теле
Бик тәмле кош теле

Бөтен ингредиентларны кушып болгатып, онны аз-азлап кына кушып, бик каты булмаслык итеп камыр басабыз. 15 минут яхшылап басканнан соң камырны пакетка салып 20 минут чамасы ял иттерәсе.

Камырны өч өлешкә бүлеп бик юка итеп җәясе. Җәйгәндә камырны бик каты онламаска тырышырга кирәк. 5 см чамасы киңлектәге тасмалар кисәбез. Аннары аркылыга ромб ясап кисеп чыгабыз. Кызган майда пешереп алабыз һәм мае саркысын өчен тишек чүмечкә яки чиста тастымалга алып салабыз. Бераз суынгач тәлинкәгә тезеп, өстенә шикәр пудрасы сибәбез.
1001 киңәш

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: