Барлык яңалыклар
Новости
7 Май , 14:00

ВАХИТ ИМАМОВНЫҢ 70 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ УЗДЫ

Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында танылган язучы, тарихчы, публицист Вахит Имамовның 70 яшьлегенә багышланган иҗат кичәсе узды.

Юбилярны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров котлады. Данис Шакиров Вахит Имамовка Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медален һәм истәлекле бүләк тапшырды.

"Татаринформ" буенча

ВАХИТ ИМАМОВНЫҢ 70 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ УЗДЫ
ВАХИТ ИМАМОВНЫҢ 70 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ УЗДЫ
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: