Новости
8 Мая 2024, 10:00

Безгә язалар. Әтием турында якты истәлекләр

Әтием Гобәйдулла Нурмөхәммәт улы Төхвәтшин табигатьнең матур кочагында урнашкан Мәтәүбаш авылында 1905 нче елда туган. Бабам Нурмөхәммәтнең гаиләсе шактый зур, ишле булган. Алар 4 кызга –  Мәликә, Миңкамал, Саҗидә, Сәгыйдә һәм 6 малайга – Хаҗиәхмәт, Шәйдулла, Гобәйдулла, Кәлимулла, Мәхмүтҗан, Мәүлитҗанга гомер биргәннәр. Шәйдулла, Мәүлитҗан, Мәхмүтҗан абыйлар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар. Бабам һәм әбием Хафизә бик тырыш булганга күрә, бай яшәгәннәр, хәтта аларның үз кибетләре булган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Безгә язалар. Әтием турында якты истәлекләрБезгә язалар. Әтием турында якты истәлекләр
Безгә язалар. Әтием турында якты истәлекләр

Әти кечкенә чагында гармунда уйнарга өйрәнә, гармунчы булып китә. Хәтеремдә, аның тальян гармуны бар иде. Оста гармунчы буларак, элек авылдан авылга сабантуйларга йөргән.

Ул башта  мәдрәсәдә тырышып укыган, ә аннары агроном курсларын тәмамлаган – заманының белемле кешесе булган. Гарәп, латин, рус, татар телләрен яхшы белә, шул телләрдә укый һәм яза иде. Әле ул әйбәт  тегүче дә булды. Безнең аяклы Зингер тегү машинасы бар иде. Ул күп кенә кешеләргә күлмәкләр, чалбарлар, тун һәм толыплар тегеп бирде. Кәлимулла абзыкай исә тире иләргә бик оста иде, ә әти шул тиреләрдән туннар, кысмалар, толыпалар текте.

Бөек Ватан сугышы башлангач, башка авылдашлары кебек үк, әти дә фронтка киткән. Башта алар Алкинда әзерлек үткәннәр. Аннары аларны Ленинград фронтына җибәргәннәр. Анда зур кыенлыклар кичергәннәр, камалышта калганнар. Дошман самолетлары көне-төне бомба яудырганнар. Кыш көне әти һәм  аның иптәшләре Ладога күле өстеннән шуышып барганнар. Фашистлар бертуктаусыз “Бирелегез!” дип язылган листовкалар  ташлап торганнар, ләкин бирелүче булмаган. Ашарга булмаганлыктан, үлгән атларны ашарга туры килгән. Бик күп сугышчылар һәлак булганнар. Әти яраланып, госпитальгә эләгә. Фашист пулясы аның уң кулбашын җәрәхәтли, кулы начар хәрәкәтләнеп кала.

Әтине “Ленинградны саклаган өчен” ордены белән бүләклиләр. Ул 1943 елда демобилизацияләнеп,  II төркем  инвалиды булып, сугыштан кайта.

Кайту белән яшелчәчелек һәм бакчачылык  бригадиры, шулай ук агротехник вазыйфаларын аңа йөклиләр, чөнки сугышка кадәр үк бу эшләр белән шөгыльләнә. Әти 1931-1933 елларда кырчылык бригадиры, 1958 елга кадәр колхозда бакчачы булып намуслы эшли. 1955 нче елда колхоз бөртеклеләрдән зур уңыш ала (гектарыннан 25-30 центнер). Ул вакытта күп эшләр кул көче белән башкарыла. Әтине Мәскәүгә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә Башкортстаннан делегат итеп җибәрәләр. Аны Почет грамотасы белән бүләклиләр, исеме Мактау тактасына кертелә.

Әти эшен зур җаваплылык белән башкарды. Колхозның өч бакчасы бар иде. Берсе Акбасарда, соңыннан ул урында  сарык фермасы салынды. Икесе Мәтәүбашта. Акбасар авылына җитәрәк алмагач бакчасы да утыртылган иде. Хәзер аларның берсе дә юк. Узган гасырның 50-60-70 нче елларында бакчаларда кавын, кыяр, помидор, кишер, кәбестә, суган ишелеп уңды.

Хатын-кызлар өч звенога бүленеп эшләделәр, яшелчәләрне эшләгән өчен халыкка таратып бирәләр иде. Бәләбәйдән хәрби машиналар килеп, солдатлар өчен алып китәләр. Яшелчә Акбасар авылының  су буйларында, тугайларда үстерелде.

Соңга таба әтинең сәламәтлеге какшады, сугыш яралары үзенекен итте. Ул 62 яшендә, каты авырудан соң, бакыйлыккка күчте.

Әниебез дә гомер буе колхозда эшләде, утавын да утады, урагын да урды. Алар дүрт  балага гомер бирделәр: Зилә апа, мин, Альмира, Разит. Барыбызны да укыттылар, яхшы хезмәт тәрбиясе бирделәр. Өчебез дә (кызлар) Бәләбәй педагогия училищесында укыдык, укытучы һөнәрен алдык. Энебез Разит Төхвәтшин рәссам булып китте. Ул Белоруссиядә, Светлогорск шәһәрендә гаиләсе белән яши.

Мин сайлаган һөнәремә тугры калып, 25 елдан артык Акбасар сигезьеллык мәктәбкендә укытучы, завуч булып эшләдем.

Соңыннан эш буенча гаиләбез белән Мәтәүбаш авылына күчендек. Иптәшем Гайсин Мөнир сөтчелек фермасы мөдире булып эшләде. Мин мәктәптә укытучылык эшемне дәвам иттем, педагогик стажым 40 ел. Әлеге вакытта хаклы ялдамын, Мәтәүбашта яшим.

Асима Гайсина,

педагогик хезмәт ветераны.

Фотолар гаилә архивыннан

Гобәйдулла Төхвәтшин Мәскәүдә.

Бригадир Гобәйдулланың эш дәфтәре.

Безгә язалар. Әтием турында якты истәлекләр
Безгә язалар. Әтием турында якты истәлекләр
Безгә язалар. Әтием турында якты истәлекләр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас