9 май – һәр русияле өчен изге дата. Бу бәйрәмгә вакыт хакимлек итми, ул барыбыз өчен дә күңелгә тирән үтеп кергән, үзенә бертөрле дулкынландыра торган бәйрәм булды һәм шулай булып кала.
Тыныч күк астында яшәү бәхете халкыбызга гаять зур бәягә төште. Без фашизмга каршы көрәштә гомерләрен биргән якташларны, туганнар һәм якыннарны тирән ихтирам белән искә алабыз. Аларның батырлыгы, кыюлыгы, каһарманлыгы безнең өчен Ватанны чиксез сөю символына әйләнде. Безнең халкыбызның батырлыгы турында хәтер изге эш-гамәлләрдә яши, гасырлар буе килгән традицияләрне лаеклы дәвам итәргә көч бирә һәм Русиянең киләчәге өчен иҗади хезмәткә илһамландыра.
Кадерле ветераннарыбыз! Бөек Җиңү өчен, кырык бишенче елның яз шатлыгы өчен, шәһәрләр һәм авылларны яңарткан өчен, сугыштан соңгы буыннарның тыныч тормышы һәм аяз күк йөзе өчен алдыгызда баш иябез! Ихлас теләкләремне – сәламәтлек, озын гомер, якыннарыгызның күңел җылылыгы, игътибары һәм хәстәрлеге – кабул итегез!
Арабызда инде булмаганнар якты хәтер булып яшәсен. Яу кырында ятып калган һәр солдат исеме үлемсез!
Бу тантаналы датада якташларыбыз – махсус хәрби операция яугирләренә олы ихтирам күрсәтәбез. Сез, ата-бабаларыбыз кебек, иң авыр заманда Туган илне якларга бастыгыз. Кадерле безнең саклаучыларыбыз, без сезнең белән горурланабыз, рух ныклыгы һәм хәрби бурычларны уңышлы үтәвегезне, ә гаиләләрегезгә – сабырлык һәм ныклык телибез.
Бәләбәй районында яшәүчеләрнең барсына да бу бәйрәм көнне ныклы сәламәтлек, иминлек һәм татулык телим. 9 Май бәйрәме алга таба да безне берләштерсен һәм иртәгәсе көнгә ышанычны көчәйтсен!
Җиңү көне белән!
Азат Сәхәбиев, БР Бәләбәй районы хакимияте башлыгы.