Барлык яңалыклар
Новости
9 Май 2024, 09:10

9 май – Бөек Җиңү көне белән!

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл эшчәннәре, сугыш балалары, яугир-интернационалистлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар! Хөрмәтле бәләбәйлеләр! Сезне чын йөрәктән Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән котлыйм!

9 май – Бөек Җиңү көне белән!
9 май – Бөек Җиңү көне белән!

Бу бәйрәм җирдә тынычлыкны яклап алып калган халкыбыз  батырлыгы һәм каһарманлыгы символы буларак  безнең йөрәкләрдә яши. Нәкъ совет гаскәрләре һөҗүмнәре астында гитлер Германиясе  җимерелде, Европа халыклары фашист коллыгыннан азат ителде.

Тыныч күк астында азат илдә яшәү хокукы халкыбызга гаять зур бәһага төште. Бу коточкыч сугыш бихисап язмышларны кыйратты, Бөек Җиңү өчен 30 миллионга якын совет гомере өзелде, югалтулар ачысы һәр совет гаиләсенә кагылды, шуңа  күрә Җиңү көне безнең һәрберебезгә бик кадерле. Фронтовиклар, тыл эшчәннәре, сугыш балалары – бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен илне коткаручылар алдында баш иябез! Алар батырлыгына мәңгелек дан!  Безнең ата-бабаларыбыз дан өчен түгел – киләчәк тыныч, бәхетле тормыш өчен дошманга каршы сугыштылар һәм җиңделәр!

Кызганычка каршы, бүген дә кара көчләр Русияне сындырырга тырышалар. Кушма штатлар һәм аларның Көнбатыш Европа партнерлары Украина нацистлары куллары белән безнең илне тезләндерергә омтылалар, безне аларның кагыйдәләре буенча яшәргә, аларның түбән кыйммәтләренә табынырга мәҗбүр итәргә телиләр. Безнең яугирләр янә, Русия мәнфәгатьләрен, безнең азатлыгыбызны һәм үзбилгеләнеш хокукыбызны яклап, фашизм юлына дивар булып бастылар. Ышыныч нык – дошман янә кыйратылачак, Җиңү бездә булачак!

Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, рух ныклыгы, иминлек, озын гомер, тизрәк тынычлык урнашуын, ә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга исән-имин өйләренә тизрәк әйләнеп кайтуларын телим!

Җиңү көне белән!

Р. Сәхәбов, БР Бәләбәй шәһәре, Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнары хәрби комиссары.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: