Барлык яңалыклар
Новости
9 Май 2024, 15:00

Сугыш балалары – җиңүчеләрнең буыннарына

Кичә, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан,  “Урал-Батыр”  милли-мәдәни үзәгенең Татар мәдәнияте үзәгендә Тузлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенең ветераннар оешмасы рәисе Римма Миргасим кызы Исхакова белән очрашу узды.

Сугыш балалары – җиңүчеләрнең буыннарына
Сугыш балалары – җиңүчеләрнең буыннарына

Сугыш баласы: 1938 елда Ярмәкәй авылында туган, Җиңү турында җиде яшендә белә. Мәтәпне тәмамлагач, БДУга укырга керә, диплом алып, Тузлыкуш авылына килә һәм гомере буе анда рус теле һәм әдәбияты, тарих укытучысы булып эшли.

Сугыш балалары иртә олыгаялар, Римма Миргасим кызы төрле яшьтәге кешеләргә дәһшәтле сугыш елларында кичеререгә туры килгән сынаулар һәм кыенлыкларны хәтерендә саклаган. Сугыш михнәтләрен кичергәннәр ачлыкның, салкын, бомбага тотуларның һәм гомерең өчен курку хисен ишетеп кенә белмиләр.

Сугыш балаларының язмышлары төрле, әмма аларны уртак фаҗига берләштерә – гүзәл балачакны кайтара алмаслык югалту. Берәүләр коточкыч оккупация шартларында үсәргә, якыннарын һәм дусларын югалтырга, җимереклекләр һәм мыскыллауларны  күзәтергә-күрергә мәҗбүр булганнар. Икенчеләр өлкәннәр белән бергә басуларда һәм заводларда эшләгәннәр, ачыкканнар, укыганнар, фронтка посылкалар озатканнар...

Римма Миргасим кызы очрашуга килгән балаларга сугыш елларында кешеләр күргән михнәтләр турында сөйләгән. Ул буш урамнарны, җимерек өйләр, якыннары өчен  кешеләрнең куркуда, киләчәкне белми яшәүләрен исенә төшергән. Сугыш балаларында ачлыктан курку гомерлеккә калган, алар әле булса  ипинең кадерен беләләр, Җиңүгә чиксез рәхмәтлеләр.

– Безне рух көче, бердәмлек, үзара ярдәм һәм дошманны һичшиксез Җиңүгә ышаныч коткарды! – дигән Римма Миргасим кызы. – Ата-бабаларның акылын, зирәклеген  саклагыз, тынычлык һәм азатлык өчен гомерләрен биргәннәрнең батырлыгын онытмагыз!

Мила Любченко әзерләде.

 Фотолар “Урал-Батыр” милли- мәдәни үзәгеннән.

 

Сугыш балалары – җиңүчеләрнең буыннарына
Сугыш балалары – җиңүчеләрнең буыннарына
Сугыш балалары – җиңүчеләрнең буыннарына
Сугыш балалары – җиңүчеләрнең буыннарына
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: