Барлык яңалыклар
Новости
10 Май 2024, 11:00

Башкортстан төзекләндерү буенча Русиянең иң яхшы төбәкләренең берсе дип танылды

Башкортстан төзекләндерү буенча Русиянең иң яхшы төбәкләре исәбенә керә.

Башкортстан төзекләндерү буенча Русиянең иң яхшы төбәкләренең берсе дип танылды
Башкортстан төзекләндерү буенча Русиянең иң яхшы төбәкләренең берсе дип танылды

Бу хакта Башкортстан юлдаш телеканалының “Честно говоря “ тапшыруында Дәүләт Думасы депутаты, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев белдерде.

“Бүген республика Башкортстан Башлыгы карары буенча төзекләндерүгә (шул ук кыеклар, подъездлар) бик күп көч сала. Илдә мондый төбәкләр аз. Без шәһәр мохите буенча алдынгы өчәү-бишәү исәбендә – Мәскәү өлкәсе һәм башкалар белән бергә”, – диде спикер.

Ел  саен төзекләндерү халыкның яшәү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә, атап әйткәндә, 2023 елда – 50 мең, ә “Башкорт ихаталары” программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 400 меңнән артык кеше аның нәтиҗәсен тойган.

Фото:Олег Яровиков

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: