Барлык яңалыклар
Новости
10 Май 2024, 13:00

Шаһидә инәй 107 нче язын каршылый

Юбилярны туган көне белән дә, Җиңү бәйрәме белән дә котладылар

Шаһидә инәй 107 нче язын каршылый
Шаһидә инәй 107 нче язын каршылый

Инәй 1917 елда туган. Бер яшь тә тулмас борын әти-әнисе вафат булган, кызчык ятим калган. Бертуган апалары һәм абыйлары балалар йортларына таратыла, ә аны әбисе тәрбиягә ала. Балачагы бик авыр була, бәләкәйдән бик күп эшләргә туры килә.

Шаһизә Нурияздан кызы Кәбирова сугыш елларында тылда яшьтәшләре белән төрле эшләрдә көч түккән. “Яшь чакта колхозда ару-талу белми эшләдем. Алабута безне ачылыктан, үлемнән коткарып калды. Ирем вафат булгач, дөнья мәшәкатьләрен берүземә күтәрергә туры килде”, – ди хезмәт һәм тыл ветераны.

Ире 1941 елда сугышкка киткәч, ул өч баласы белән торып кала. Фермада, басуда эшли, трактор йөртергә өйрәнә. Төнен яугирләргә озатыр өчен оекбашлар, перчаткалар бәйли. Тормыш иптәше сугыш беткәч тагын ике ел хезмәт итә, орден-медальләр тагып, туган якка кайта. Нибары алты ел гына яшәп калалар, иренең сәламәтлеге нык какшаган була.

Шаһизә Нуриздан кызы җиде баланы берүзе аякка бастыра.

Бүген, 107 яшендә, Шаһидә инәй матур, уңайлы үз йортында яши . Балаларының, 19 оныгының, 29 турунының, аларның 27 баласының кадер-хөрмәтен тоеп көн итә.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: