Барлык яңалыклар
Новости
14 Май 2024, 12:00

Республикада 15 майда эш көнен бер сәгатькә кыскартырга тәкъдим итәләр

15 майда, Халыкара гаилә көнендә, Башкортстанда игълан ителгән Гаилә атналыгы барышында “Бәхетле сәгать” акциясе оештырыла. Ул эш бирүчеләрне гаиләле хезмәткәрләр өчен эш көнен бер сәгатькә кыскартырга чакыра.

Республикада 15 майда эш көнен бер сәгатькә кыскартырга тәкъдим итәләр
Республикада 15 майда эш көнен бер сәгатькә кыскартырга тәкъдим итәләр

Республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы комиссия координаторлары шундый тәкъдим белән чыгыш ясады, дип хәбәр итә Башкортстан хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

Акция гаиләне яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен поапулярлаштыруга,  традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга, республика гаиләләре өчен уңайлы шартлар тудыруга булышлык итәр дип күз уңында тотыла. Тематик атналыкта Башкортстанда республика гаиләләре өчен тематик чаралар оештырыла.

Фото:«Башинформ» мәгълүмат атналыгы архивы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: