Барлык яңалыклар
Новости
15 Май 2024, 17:00

Башкортстан Башлыгы 2024 елда сабантуйлар үткәрү графигын раслады

Башкортстан Башлыгы 2024 елда республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында “Сабантуй” халык бәйрәмен оештыруның якынча графигын раслады.

Башкортстан Башлыгы 2024 елда сабантуйлар үткәрү графигын раслады
Башкортстан Башлыгы 2024 елда сабантуйлар үткәрү графигын раслады

Документка ярашлы, беренче  сабантуй Әбҗәлил районында 25 майда була, башка район-шәһәрләрдә сабантуйлар июньдә уздырыла.

Башкортстан хөкүмәтенә район һәм шәһәр хакимиятләре белән берлектә халык бәйрәмен үткәрүне оештыруны тәэмин итәргә, республика Башлыгы хакимиятенә исә бәйрәм чараларында катнашу өчен республика дәүләт органнарының вазыйфалы кешеләре исемлеген расларга кушылды.

Республиканың Саулык саклау министрлыгына бәйрәм үткәрелгән урыннарда медицина хезмәткәрләренең дежурда торуын оештыру, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буеча баш идарәлегенә җәмәгать тәртибен саклау, юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү һәм янгын хәвефсезлеге чараларын күрү бурычлы йөкләтелде.

Указның текстына  сабантуйлар үткәрү графигы беркетелгән. Графикка ярашлы, Бәләбәйдә сабантуй 15 июньдә үткәрелә.

Фото:Олег Яровиков

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: