Новости
15 Мая 2024, 08:00

“Безнең гаилә-тату гаилә” чарасында

Гаилә – ул ямьле һәм җылы, сине яраткан өй. Шушы һәм “бәхетле гаилә” төшенчәсе турында сүз барган “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгенең татар мәдәнияте үзәге оештырган “Безнең гаилә – тату гаилә” чарасында.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Безнең гаилә-тату гаилә” чарасында“Безнең гаилә-тату гаилә” чарасында
“Безнең гаилә-тату гаилә” чарасында

Гаиләдә һәркемнең роле, якын кешеләрне нинди уртак шөгыльләр берләштерә? Менә шул хакта сөйләгәннәр Денисовларның, Галиевлар, Гайнетдиновлар, Фарраховлар гаиләләренең әгъзалары.

Чара барышында Татар гимназиясенең 2 нче сыйныф укучылары шигырьләр укыганнар, җырлар җырлаганнар, биегәннәр, уеннар уйнаганнар, гаиләләрендәге йолалар  турында сөйләгәннәр. Шулай ук мәктәп тә зур бер гаилә дигән фикергә килгәннәр, чөнки ул белем һәм тәрбия биреп, иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра, тормыш юлына ныклы басарга әзерли.

Зәйфә Салихова әзерләде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас