Барлык яңалыклар
Новости
15 Май 2024, 11:00

Радий Хәбиров предприятиеләрне обороналауны көчәйтү хакында хәбәр итте

Башкортстан Башлыгы хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә 9 майда “Газпром нефтехим Салават” предприятиесенә һәм безнең республикага террористик һөҗүм турында хәтергә төшерде.

Радий Хәбиров предприятиеләрне обороналауны көчәйтү хакында хәбәр итте
Радий Хәбиров предприятиеләрне обороналауны көчәйтү хакында хәбәр итте

“Предприятие җитәкчелегенә янә рәхмәт белдерәм. Күппланлы оборона системасы зур зыян китерүгә юл куймады. 10 майда Салаватта оператив штаб утырышында һавага каршы оборонаны, гомумән, икътисад өчен үтә мөһим булган предприятиеләребезне обороналауны көчәйтү турында сөйләшеп килештек”, – ди де Радий Хәбиров.

“Башинформ” 10  майда Башкортстан Башлыгының пилотсыз очу аппараты һөҗүм иткән урынга баруы һәм “Газпром нефтехим  Салават” мәйданчыгында республика оперштабының күчмә утырышын үткәрүе  турында хәбәр иткән иде.

Фото:Олег Яровиков

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: