Мәскәү шәһәренең “Аффинум” архитектура бюросы җитәкчесе Ольга Чистякова һәм Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты социологы Эльвина Вафина М.Г. Әмиров урамы буйлап экскурсия барышында шәһәр биләмәсе Советы депутатларына, уку йортлары студентларына һәм мәктәпләр-гимназияләрнең өлкән класс укучыларына җәмәгать территориясен төзекләндерү буенча генпланның соңгы вариантын тәкъдим иттеләр, аны зоналарга бүлү, җәяүлеләр хәрәкәтенең хәвефсезлеген тәэмин итү буенча архитектур карарлар турында җентекләп сөйләделәр.
Концепция М.Г. Әмиров бульварын ямьле ял зоналары, прогулка маршрутлары, велосипед юллары, башка заманча элементлар белән вариатив тутыруны фаразлый.
Шәһәр кешеләренең фикерләрен исәпкә алып, архитекторлар җәмәгать биләмәсен төзекләндерүнең генераль планына Мәдәният сарае алдындагы мәйданда яссы хәвефсез фонтан урнаштыруны керттеләр.
Кич белән Мәдәният сарае алдында мәйданда “Бәләбәйдә – яңа идея” концерт программасы булды. Шәһәр кешеләрен район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев сәламләде. Муниципалитет җитәкчесе чыгышында Бәләбәйнең Бәләкәй шәһәрләрдә һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шартлар тудыру буенча иң яхшы проектлар бөтенрусия конкурсында ике мәртәбә җиңүен, нәтиҗәдә шәһәр буасы биләмәсендә “Җырчы чишмәләр” паркы булдырылуын, “Иске шәһәр” үзәге биләмәсенең тезекләндерелүен билгеләп үтте.
– Без бу конкурста өченче җиңүгә исәп тотабыз! Шуңа омтылабыз. Яклаучыбыз– Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты безгә җәмәгать территорияләрен төзекләндерү проектын эшләүдә ярдәм күрсәтә. “Автонормаль” заводының беренче директоры Марс Гизетдин улы Әмиров исеме белән бәйле бульварны үзгәртеп-матурлап эшләргә кирәк, һәм без моңа ирешәчәкбез, – диде Азат Альверт улы.
Район хакимияте башлыгы бөтенрусия конкурсында катнашу өчен әзерлек эшләренең барлык этапларында да активлык өчен шәһәрнең төрле яшьтәге кешеләренә рәхмәт белдерде. Бу өстенлекле проект сайлаганда тавыш бирү дә, М. Г. Әмиров исемендәге бульварны төзекләндерүнең архитектура концепциясе буенча алдан фикерләшү дә.
Үткән елның көзеннән проектлаучылар, архитекторлар урынны, безнең шәһәр тарихын өйрәнделәр, семинарлар, урындагы халыктан сораштыру үткәрделәр, булачак киңлекнең брендын эшләделәр. 24 майда федераль эксперт комиссиясе алдында проектны яклыйсы була.
Вак шәһәрләр һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шартлар тудыру буенча иң яхшы проектлар бөтенрусия конкурсына агымдагы елның августында йомгак ясалачак. Бәләбәй проекты җиңгән очракта 2025 елда ук М.Г. Әмиров исемендәге бульварны төзекләндерү проектының беренче этабы гамәлгә ашырыла башлаячак.
Римма Солтанова.
Автор фотолары.