Барлык яңалыклар
Новости
16 Май 2024, 16:00

Безнең тугыз проект – җиңүчеләр исәбендә

Башкортстанда 2024 елда Урындагы башлангычларга ярдәм программасы чикләрендә тормышка ашыру өчен халык тарафыннан тәкъдим ителгән проектларны сайлап алу конкурсына йомгак ясалды

Безнең тугыз проект – җиңүчеләр исәбендә
Безнең тугыз проект – җиңүчеләр исәбендә

Республика бюджетыннан субсидияләр алачак конкурста җиңүчеләр санына Бәләбәй районы шәһәр һәм авыл биләмәләре яшәүчеләренең 9 башлангычы керде. Быел район биләмәләре тарафыннан ППМИ конкурсында катнашуга 17 заявка бирелгән.

Приют поселок советы шәһәр биләмәсе ППМИ- 2024  республика проектлар конкурсында катнашуга биш заявка биргән, шулардан җиңүче проектлар булып танылганнар: “Балалар мәйданчыгы сатып алу һәм Приют поселогы Төньяк микрорайонының Яшел урамына урнаштыру”; “Балалар мәйданчыклары сатып алу һәм Приют поселогы Тынычлык бульварындагы 8 нче һәм Карл Маркс урамындагы 11 нче йорттлар янына урнаштыру; “ “Приют поселогының 3 нче санлы балалар бакчасының (беренче корпус) тәрәзәләрен алыштыру буенча капиталь ремонт”.

Бәләбәй шәһәре шәһәр биләмәсе ППМИ-2024 проектлар конкурсында катнашуга ике заявка бирде, шулардан “ Спорт мәйданчыгы  сатып алу һәм аны Бәләбәй шәһәре Революционерлар урамындагы 24 нче йорт янында урнаштыру” проекты җиңү яулады.

Республика конкурсында җиңүчеләр исәбенә шулай ук керделәр: Максимгорький авыл советы биләмәсе – “Балалар мәйданчыгы сатып алу һәм аны М.Горький исемендәге токымчылык заводы үзәк усадьбасы авылында урнаштыру”; Малиновка авыл советы биләмәсе – “Скобелевка авылында Заовражный урамында 3 нчедән алып 19 нчы һәм 8 нчедән алып 20 нче санлы йортларга кадәр үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системаларын капиталь ремонтлау”; Ермолкино авыл советы биләмәсе – “Коммуналь ихтыяҗлар өчен МТЗ-82,1 тракторына тагылма корылма  сатып алу”; Рассвет авыл советы биләмәсе – “Алексеевка авылында суүткәргечне капиталь ремонтлау”.

ППМИ-2024тә катнашучылар үз проектларын тормышка ашыруның икенче этабына күчәләр. Чиратта иганәчеләрдән һәм халыктан конкурс заявкасында күрсәтелгән акчаны җыю һәм подряд оешмаларын ачыклар өчен торгларда катнашуга конкурс документациясен әзерләү.

Римма Сотанова

 “БХ” белешмәсе

 Быел Башкортстанда Урындагы башлангычларга ярдәм программасын тормышка ашыра башлауга 10 ел тула. Республика бюджетыннан проектларны финанслау күләме 600 млн сум тәшкил итә. Бер проектка максималь субсидия суммасы – 1,2 млн сум.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: