Барлык яңалыклар
Новости
16 Май 2024, 16:02

“Татар юлы бара киләчәккә”

Бәләбәйдә татар иҗтимагый үзәге төзелүгә 35 ел тулу уңае белән шундый исемдә зур чара узды

“Татар юлы бара киләчәккә”
“Татар юлы бара киләчәккә”

Бәләбәй шәһәре һәм районы, бөтен илебез сыман, Бөек Җиңүнең 79 еллыгын зурлап, күптөрле чаралар белән билгеләп үтте. Күңелдәге горурлык тойгысы янә күз яшьләренә чыланды. Бу бәйрәм тәэсоратлары суынырга да өлгермәде, Бәләбәй  татарлары өчен тагын бер истәлекле вакыйга булды. Алар 11 майда  урында Татар иҗтимагый үзәге төзелүгә – милли хәрәкәт башлануга 35 ел тулуны “Татар юлы бара киләчәккә” дип исемләнгән  зур чара белән билгеләде.

Җыр-биюләр, хәтер-хатирәләр, гамьле һәм нәфис сүз, гармун чыңы, дәрт-дәрман, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр, якты хис-тойгылар, өмет һәм  ышаныч һәм, әлбәттә, без – татарлар дигән горурлык, бергәлек-бердәмлек тойгысы... Боларның барсы да булды Җир шарының башка бер генә төбәгендә дә була алмый торган бу чарада. Әле санап кителгән кыйммәтләрнең  чишмә башы исә – 35 ел элек, 1989 елда төзелеп, шәһәрдә милли күтәрелешкә сәбәп булган  Бәләбәй татар иҗтимагый үзәге.

Милли мәсьәлә баш калкыткач

Мәгълүм ки, узган гасырның 80 нче елларында үзгәртеп кору башлану белән милли мәсьәлә дә баш калкыта. Казанда, Уфада милли иҗтимагый үзәкләр төзелгәч, безнең Бәләбәйдә дә башлап йөрүче төркем барлыкка килә һәм апрель аенда тәүге җыелышын үткәрә. Үзен оешма вәкиләре итеп тойган милләттәшләр җиң сызганып эшли башлыйлар. Шәһәр мәктәпләрендә туган телләр укытуны кертү, балалар бакчаларында милли төркемнәр булдыру, мәчет тергезү, татар эстрада-фольклор  төркеме оештыру, туган телдәге китаплар, газета-журналларны пропагандалау һәм башка шундый мөһим бурычлар куела, аларның күбесенең үтәлүенә ирешелә. Мактану түгел, әмма  безнең татар иҗтимагый үзәгенең актив эшләве, милли җанлы татарларымызның исемнәре республикада, шулай ук Татарстанда да билгелегә әйләнә. Бер эш тә үзе генә эшләнми, һәр зур эш артында оешманың үзәген, милли хәрәкәтнең төп көчен тәшкил иткән әйдәүчеләр, гамьле, кайнар йөрәкле милләтпәрвәрләр, оешманың терәк баганалары тора.

 Үзәк Мәдәният сараенда (шәһәрнең иң зур мәдәният бинасында) узган чара мәдәни дә, тарихи да булды дип әйтергә кирәк. Әнә шул милләтпәрвәрләрнең  барсының да исемнәрен яңгыраттык  чарада. Аларның байтагы инде арабызда юк, булганнары да олы яшьтәләр. Бакыйлыкка күчкәннәрнең рухлары шат булсын, чарага килә алган һәм алмаганнарны бүгенге тамашачы белсен, ишетсен дип, зур горурлык белән яңгыраттык без аларның исемнәрен. Укучым, син дә аларны белергә тиеш, шуңа берничәсен булса да атап үтим әле. Менә алар: бакыйлыкка күчкәннәрдән: үзәкнең беренче җитәкчесе, отставкадагы майор,  20 ел ТИҮ рәисе йөген  тарткан, ”Бәләбәй утлары” әдәби берләшмәсе әгъзасы, кыю,туры сүзле Мәҗит Кәримов; Башкортстанның атказанган укытучысы, 83 яшенә кадәр педагогия училищесында туган тел укытучы, татар әдәбиятын, матбугатын пропагандалауга гаять зур өлеш кертүче, “Канатлы сүзләр” китаплары авторы Илгизәр Гыйззәтуллин; тәҗрибә-механика заводы директоры, үзәк чараларына рухи һәм матди ярдәм күрсәтүче, сәхнәдә үзе рояльдә үзе уйнап, “Шомыртым” “Рәйхан” кебек гүзәл татар халык җырларын башкаручы Камил Гомәров. Бу исемлеккә шулай ук “Автонормаль “ заводы директоры Марс Әмировны, Җиһан белән Рөстәм Идиятуллиннарны,  Рифкат Усмановны, Хәмит  Тәүхетдиновны  һәм байтак башкаларны кертергә була. Бу якты исемнәр онытылмый, аларны без чарада рәхмәтле булып искә алдык.

Шул еллардагы бүген дә сафта калган иң-иң актив әгъзаларыбызны исемләп искә алсак, алар: ул елларда ТИҮ рәисе урынбасары, сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе ачу өчен зур тырышлык куйган һәм 20 ел буе аның директоры булып эшләгән, анда чын татар мохите тудырган, бүгенге көндә татар тарихы турында саллы китаплар авторы  Нурмөхәммәт Хөсәенов; оста каләмле журналист, 23 ел буе күптиражлы “Автонормаль” гәзите мөхәррире булып эшләгән, бүген инде 88 яшьтәге Хаҗи абый Әхмәтҗанов абый;  ул чакта “Автонормаль” заводы каршындагы “Романтик” яшүсмерләр балалар клубы директоры, 1989 елда Бәләбәйдән талантларны эзләп табып, “Туган тел” эстрада төркемен оештыручы һәм аны җитәкләүче, нәфис сүз остасы, бүген урындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасын җитәкләүче  Галия ханым Әхмәтшина. Бу исемлектә дә тагын бик күпләрне санарга була, тик, гафу, гәзит бите чикләвемне үтенә.

Яшьлеккә кайттык сыман

Милли хәрәкәт башкарган бөтен эшләрне санап чыгу, һәрберсенә тукталу мөмкин түгел. Шулай да аның казанышларының икесенә аерым тукталмый булмый. Аның берсе, өстә әйтелгәнчә,  –  халкыбыз күңелен милли-мәдәни яктан баету максатында берсеннән-берсе матур чаралар, бәйрәмнәр оештырган һәм тиз арада республикада ук популярлык яулаган “Туган тел” эстрада төркеме. Галия ханымның һәм аның сәхнә осталарының тырышлыгы белән нинди генә чаралар үткәрелми! Тамашачы шыгрым тулы залларда һәм авылларда концертлар, шагыйрәбез Халисә Мөдәрисова, Башкортстанның халык шагыйре Әнггам Атнабаев белән очрашулар, “Килен төшерү”, Каз өмәсе” йолаларын күрсәтү, Булат Юнысовның “Өти балак” комедиясен сәхнәләштерү һ.б. һ.б.

“Туган тел” төркеменең 1998 елдагы тәүге чыгышы ул чакта татарча сөйләшүен онытып барган, татар җырын тыңларга сусаган халык өчен чын мәгьнәсендә гадәттән тыш хәл, үзаңнарны уятучы гүя бер шартлау була.

Кичәгә килгән бүгенге тамашачы әнә шул төркемнең, дөрес, бер өлешенең, күңелле тамашасын күреп, таң калды. Әйе, хәзер инде яшьлектәге чибәрлекләр беркадәр төссезләнгән,әмма барыбер дәрт сүнмәгән-сүрелмәгән әле. Сәхнәне ду китерделәр җыр-биюләре, гармун моңнары, кашык сугып-кубызда уйнаулары белән “Туган тел” әртисләре.

Татар гимназиясе – биниһая зур казаныш

Милли хәрәкәт күтәрелгән чорда Башкортстанда беренче булып Бәләбәй татар гимназиясенең барлыкка килүе биниһая зур казаныш була. Нурмөхәммәт Хөсәенов җитәкче буларак, үзе эшләгән елларда гимназиянең сәнгать бүлеген ачуга да, уку йорты каршында балалар бакчасы ачуга да иреште. Укучыларның күпләп Казан, Уфа югары уку йортларына укырга керүләре, шушы еллар дәверендә бер генә укучының да юньсезләр сыйфатында исәптә тормавы күп нәрсә турында сөйли.
Нурмөхәммәт Нури улы  чыгышында  шушылар һәм  мәчет төзү тарихын, яшьләр өчен кичәләр оештыру, киртәләр һәм каршылыклар  һ.б турында тәфсилләп сөйләде, ул чактагы шәһәр мэры Риф Газизовка яклаганы-ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Әйтергә кирәк, бүгенге директорыбыз Дамир Фәнис улы Хабибрахманов та  инде сигезенче ел эшен зур җаваплылык белән алып бара. Гимназия укучылары әледән-әле район, республика кимәлендә төрле конкурсларда, олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә призлы урыннар яулыйлар, вузларга укырга керәләр. Бу кичәдә дә алар җитәкчеләре Гүзәл һәм Тимерхан Әхмәтовлар белән искиткеч матур номерларны күчтәнәч итеп алып килгәннәр иде. Өздереп татар кураенда уйнаулары, малайларның  “Пар ат” җырын күңелләрне җилкендерерлек итеп башкарулары (килешегез, бүген сәхнәгә малайларны чыгару һич тә җиңел түгел), Эльзана Рәхмәтуллинаның моңлы тавышы – һәммәсе дә кичәнең алтынга тиң бизәге булды. Әйе, гимназия элек тә, бүген дә татарлыгыбызны һәрдаим белдереп торган, горурлыгыбыз булган яшел татар утравы кебек балкып, нур чәчеп, үзенә тартып тора.

Бүгенге тарих

“Татар юлы бара киләчәккә” кичәсе үткәннән алып бүгенгә кадәр Бәләбәй татарларының ничек яшәвен сәхнә теле, гамьле сүз белән үз тамашачыбызга күрсәтүне, татар дөньясын беркадәр җанландыруны, яшьләрне милли хәрәкәткә җәлеп итүне максат итеп куйды. Бу  инде яңа, бүгенге тарих. Хәзергесе көндә милли хәрәкәт эшен  нигездә Башкортстан татарлары конгрессы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы уңышлы алып бара, тирән эчтәлекле чаралар белән халык алдына чыга. Урындагы татар конгрессы комитеты җитәкчесе төпле акыллы, һәр җирдә сүзе үтә торган  Рәсүл Корбан улы Гәрәев, аның фикердәше, Мәҗит Кәримовтан соң ТИҮ эшен грамоталы җитәкләгән Флүр Яһудин, зур оештыру сәләтенә ия Галия Әхмәтшина  белән  горурланабыз без. Алар кичәдә дә сүз алдылар, бергәлегебез өчен шатлыкларын белдерделәр, ә алып баручы буларак, Галия Канзәфәр кызы сәхнәдән төшмәде дә. Озак еллар  тамашачы алдына татар җырлары белән чыгучы “Балкыш” татар фольклор төркеменең (алыштыргысыз җитәкчесе Гөлсинә Вәлиева) , “Ак калфак” вокаль төркеменең (музыкаль җитәкчесе Зөлфирә Әүбакирова)  бер-бер артлы чыгулары, “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгеннән “Грация” коллективы кызларының күбәләктәй очып кына “Күбәләкләр” биюен башкаруы, сәхнә ветераны- җырчыбыз Зинил Бикмөхәмәтовның моңлы тавышы, “Акчарлак”  төркеме (Рәзидә Ибатуллина)  җырчысы Суфия Шакированың “Зәңгәр капка” җыры тамашачылар күңеленә май булып ятты. Ә кичә башында Ф. Тямаевның “Татарлар” җыры язмасы яңгыравы, Эльмира Маликованың  кабатланмас тавышы белән гүзәл ханбикәбез Сөембикәгә багышланган “Сөембикә “ җырын башкаруы милли кыйблабыздан тайпылмаска чакырды кебек.

Уфа кунаклары – Башкортстан “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Люция Вафинаның уңган-булган, оешма эшендә кайнаган кызлары Венера Идрисова, Фәйрүзә Шиһабетдинова, Лидия Таһирова килеп, балаларга бүләк-китаплар таратулары, җылы һәм урынлы сүзләре белән чыгыш ясаулары чараның мәртәбәсен тагын да күтәрде.

Ярмәкәйләрнең – Рәис Ханнанов җитәкчелегендәге “Ярмәкәй егетләре” гармунчылар төркеменең һәм Тәнзилә Ханнанова җитәкчелегендә аккалфакларның килүе һәм сәхнә тутырып чыгыш ясавы – үзе бер бәйрәм булды! Менә кемнәрдә бетмәс-төкәнмәс дәрт һәм ялкын, гармун һәм җырга мәхәббәт, күңел һәм талант балкышы! Рәхмәт сезгә, ут күршеләребез!

Мондый милләттәшләр булганда

Бу кадәр җаваплы чараны уздыру зур әзерлек, тырышлык таләп итә. Алдан тау кадәр эш эшләнсә дә, аның тамчысы гына сәхнәдә күренә. Булсын дип җан атып йөргәннәргә  бик рәхмәтле без. Ә менә иң-иңнәре: бар нәрсәне аталарча кайгыртып алдан йөрүче Рәсүл Корбан улы Гәрәев, Галия Әхмәтшина, Зәйфә Салихова, тарихыбызны барлап, эчтәлекле презентация эшләүче Люзия Фәттахова.

Акчалата ярдәм күрсәткән иганәчеләр Мусин Ринат, Зәкиев Раян, Фазлутдинов Иршат, Бәшәров Азат һәм Рәсүл Гәрәев үзе. Кыскасы, чараны оештыруга, уздыруга үз өлешен керткән, сәхнәгә чыккан һәркемнең  татарлыгы канында, тамырларында, яшәешендә, дип әйтмәкчемен.

Чара азагында, һәрвакыттагыча, барыбыз бергә “Туган тел” җырын башкарганда бердәмлек һәм бергәлекне, көчле һәм горур булуыбызны йөрәкләребез белән тирән тоеп басып тордык без.

Бу көннәрдә кичә турында төрле фикерләр ишетелә. Матур, шәп булды, озакка китте, диләр. Үз татарларыбыз турында әллә күпме мәгълүмат алдым, тирән эчтәлекле  дигәне дә  ишетелде. Уртак фикер – ошады! Арада хәтта, батыр чара, дигәне дә бар.  

Киләчәккә баручы татар юлына бездән дә нур, гамь, якты хәтер чәчелеп кала, Бәләбәй татарлары!  Без булдырабыз!

Без – татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

“Татар юлы бара киләчәккә”
“Татар юлы бара киләчәккә”
“Татар юлы бара киләчәккә”
“Татар юлы бара киләчәккә”
“Татар юлы бара киләчәккә”
“Татар юлы бара киләчәккә”
“Татар юлы бара киләчәккә”
“Татар юлы бара киләчәккә”
“Татар юлы бара киләчәккә”
Автор:Зәйфә Салихова
Читайте нас: