Әле аграрийлар дым каплатуны, уҗым культураларын һәм күпьеллык үсемлекләрне тукландыруны төгәлләгән, язгы культураларның 52 % артыгы чәчелгән.
Көннәрнең иртә җылытуы һәм кырау 1000 гектарга якын шикәр чөгендеорен, җитенне һәм рапсны һәлак иткән, шулай ук 15 мең гектардан күбрәк культуралар зыян күргән.
“Быел бездә һава шартлары гадәттәгечә түгел, республикада, тоташ Русиядә дә. Югалтуларга карамастан, аграрийлар эшли. Мониторинг алып барабыз, кирәк икән, яңадан чәчәбез. Республика басуларында 12 меңнән артык трактор һәм чәчү комплексы эшли. Санкцияләр булса да, корткылардан саклану чаралары бар, ел саен басуларда 1,2 мең тоннадан артык пестицид сиптербез, 1 мең тоннадан артык тупланган биопрепаратлар кулланабыз”, – диде Ирек Сураков.