Барлык яңалыклар
Новости
17 Май , 18:00

Бер көн – ике гыйбрәт. Ана йөрәге

Бүген көн шулкадәр матур, якты. Урамнарның як-ягына шактый калын булып яткан кар аклыгыннан, баш очында кояшның елмаеп торуыннан күңелдә үзеннән-үзе елмаю туа, аннары ул иреннәргә куна, күзләргә тула. Шушы матурлыкны, шушы рәхәтлекне башкалар да тойсыннар, сөенеч кичерсеннәр дигән теләк белән автобуска утырам. Барыр җирем шактый ерак, ә менә кире кайтканда һичшиксез җәяү атлармын, кабатланмас бу көннең чагу бизәкләрен тагын һәм тагын күңелемә алырмын.

Бер көн – ике гыйбрәт. Ана йөрәге
Бер көн – ике гыйбрәт. Ана йөрәге

Автобуста барсы да битлектә, хәзер инде искәртү дә кирәкми, яше-карты моңа гадәтләнеп беткән. Кергән һәркемне карашлар гына гайре бер битарафлык белән каршы алалар да йә телефонга иеләләр, йә түбәнгә текәләләр. Ниһаять, алдымда утырган олы гына апа телгә килде, күрәсең, янында утырганы җәйдән үк күрешмәгән ахирәте булды һәм ул ничек яшәүләре белән кызыксынды. Бу сөйләшү ирексездән минем дә колагыма керде.
– Ишетмәдеңмени, улымны җирләгәнгә алты ай була инде.
– Каян ишетим?! Өйдән чыкмадым, бу явыз чир кагыла күрмәсен дип. Кайгыгыз зур икән, ахирәт. Нәрсә булды, әлеге шул зәхмәт тидеме әллә?. Ул бит әле яшь...
– Әйе, кырык бишенче яше белән генә бара иде балакаем. Юк, чир түгел, әлеге шул авария. Каршы яктан килгән машинага бәрелмим дип юлдан читкә чыгып очкан, теге машина нишләптер улым килгән якка чыккан шул... Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәндә улым инде җансыз булган.
– Урыны җәннәттә булсын инде.
Бала кайгысын кичергән ананың мин ишеткән соңгы сүзләре янә аналарның нинди зур йөрәкле, миһербанлы, сабыр була алуына таң калдырды.
– Ярый әле улым машинасын читкә каерырга өлгергән.Бәрелешкән булсалар, тагын кемнеңдер бер газиз баласы һәлак булыр иде бит. Ичмасам минем балам гына җир куенында ...
... Ана йөрәге алдында баш иям.


Шундый матур кыз...


Көн матурлыгына сокланып, кайтыр якка җәяү атлыйм. Билгесез ананың автобуста ахирәтенә сөйләгәне күңелдән китми. Каршыма көлешә-көлешә укудан кайтып баручы башлангыч класс укучылары очрады. Әллә рюкзакларына “5”леләр тутырганнар, әллә бу якты көннән рәхәтлек чигеп, авызларын җыя алмыйлар, чыр-чу киләләр.


Шәһәрдә иң абруйлы саналган гимназия капкасы турысына якынлашам. Болары унынчы-унберенче класслар булыр: егет корына җитеп килгән ике малай белән бер кыз чыгып килә. Чуктай киенгәннәр, күзләрендә - шатлык нурлары. Әйтерең бармы, гүзәл яшьлек таңы алдында бит алар. Чәчләре ап-ак башлыгыннан дулкынланып чыгып торган, кызыл шәфәкъ төсендәге заманча пәлтә кигән кыз бигрәк тә матур. Хәер, егетләр дә чибәр булганнардыр, аларны яхшылап күрергә өлгермәдем мин. Матур кызга нидер ошамадымы, ул тирә-якка ишетелерлек итеп, урысча аты-юлы белән сүгенеп җибәрмәсенме! ..


Алар берни булмагандай, юлларын дәвам иттеләр. Әле генә мин сокланып барган якты көн бу сүгенү сүзләрен битенә төкергән кебек кабул итте сыман, кояш югалып, караңгыланып киткәндәй булды. Минем дә җырлап торган кәефемнең тамагына төер тыгылды.
Ә бит ул абруйлы уку оешмасында укый. Ә бит ул шундый матур кыз..

Зәйфә Салихова

 

 

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: