Барлык яңалыклар
Новости
20 Май 2024, 11:00

Бизнес биләмәсе- тормыш биләмәсе

15 нән 27 майгача Башкортстан Республикасында Эшкуарлык атнасы бара. Зур бизнес-вакыйга 26 майда билгеләнәчәк Русия эшкуарлар көне уңаеннан үткәрелә.

Бизнес биләмәсе- тормыш биләмәсе
Бизнес биләмәсе- тормыш биләмәсе

Атналыкның йомгаклау көнендә Уфада “Бизнес биләмәсе – тормыш биләмәсе” Бөтенрусия форумы узачак, анда “Бизнес-Уңыш” Милли эшкуарлык премиясенең төбәк этабына йомгак ясалачак. Аның программасында – федераль экспертлардан осталык класслары, төбәкнең власть вәкилләре белән пленар сессия, иң яхшы эшкуарлардан кейслар, премия финалистларының чыгышлары.

Бүген, 20 майда, Бәләбәй шәһәренең “Минем  бизнесым” үзәгендә (Ленин урамы, 28) “Бизнеста стартап. Старпта һәм бизнесны алып барганда ничек сакчыл булырга. Яшь эшкуарлар өчен бизнеска ярдәм чаралары. Грантлар. Субсидияләр” семинары, 21 майда – “Бизнеста уңышсызлыкларны анализлау. Бизнесны масштаблау алымнары”, 22 майда – “Хатын-кыз бизнесы биләмәсе” хатын-кызлары эшкуарлыгы көне, 24 майда – “Социаль эшкуарлар. Сез бу критерийга туры киләсезме?” Үз эшеңә ничек грант яки субсидия алырга?”  осталык классы уздырыла.

Римма Солтанова әзерләде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: