Барлык яңалыклар
Новости
22 Май , 13:00

Моңы җанны иркәли

Сәхнәдән җыр агыла... Башына калфак, өстенә милли татар киеме кигән яшь кенә кыз бала иң матур җырларның берсе – “Яшьлегем эзләре”н җырлый. Аллаһтан бирелгән искиткеч  моңлы, ягымлы тавышы һәркем күңелен яшьлек бишегендә тибрәтә. “Сөбханалла, нинди  җырчы үсеп килә, күз тимәсен”, дип сокланып, тамашачы таң калып тыңлый, кыз турында күбрәк беләсе килә.

Моңы  җанны иркәли
Моңы җанны иркәли

Ул –  Бәләбәй кызы, Татар гимназиясенең 8 б сыйныфында укучы Рәхмәтуллина Эльзана.

  – Мин Бәләбәйдә туып-үстем, әти-әнием авылдан монда күченгәннәр. Без гаиләдә ике кыз, мин дә, сеңлем Юлия дә җырлыйбыз. Өлкәннәрдән җырлаучылар юк,  әбием татарча җырлар тыңларга ярата, – ди Эльзана.

 Эльзана әбисе һәм бабасы белән яши. Әнисе һәм сеңлесе янына Туймазыга китеп караган, әмма кире Бәләбәйгә кайткан. “Миңа татар гимназиясендә уку ошый. Укытучым Тимерхан Әсгать улы җырлау осталыгымны  камилләштерергә ярдәм итә”, – ди Эльзана. Ул 4-7 нче сыйныфларда укыган чагында “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгенә дә йөргән, Нәзирә Фәхретдинова апасыннан җырлау серләренә төшенгән.

Әйткәндәй,  Гүзәл белән Тимерхан Әхмәтовлар гимназиягә укырга килгән кызлар һәм малайлар арасыннан җырга, музыкага сәләтле балаларны табуга, аларны шушы юнәлештә үстерүгә  зур игътибар бирәләр. Эльзананы да Тимерхан Әсгать улы беренче сыйныфтан үз канаты астына алган.

Ә нинди җырчыларны тыңларга яратасың, дигән соравыма  Виктор Цойны һәм Гүзәл Уразованы, дип җавап бирде кыз. Эльзана русча да җырлый, әмма моңлы татар җырлары күңеленә якынрак.

Бар яктан да килгән, уңган кыз ул: яхшы укый, оста итеп рәсем төшерә, укучылар арасында уздырыла торган һәртөрле чараларда, конференцияләрдә теләп катнаша.

 Тырыш кызның музыкага, җыр-моң дөньясына тартылуын күреп торган Рөстәм бабасы аңа зур бүләк ясаган – гитара сатып алып бүләк иткән. Эльзана уйнарга да өйрәнгән инде.

 – Ә үскәч, кем  булырга телисең? – дип сорыйм аннан.

 –  Вариантлар күп, – ди кыз, елмаеп. – Әнием дизайнер, йә архитектор булуымны тели. Журналист булырга да теләгем юк түгел. Ә иң яшерен хыялым – җырлау һәм  көйләр язу.

Кем белә, бәлки, ул без горурланачак зур җырчы булып китәр, ә бәлки, икенче юлны сайлар. Ничек кенә булмасын, без аның бәхетле булуын, гомер юлыннан җыр белән бергә атлавын телик.

Зәйфә  Салихова.

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: