+2 °С
Болытлы
Шунсы күзгә бәрелеп тора, быел чәчкә түтәлләрен ясау белән фәкать ир-атлар гына шөгыльләнә, алар – Евгений Попов, Роберт Әлмөхәмәтов, Николай Адамидис, Азамат Гайнуллин, Алексей Игнатьев, Виталий һәм Виктор Сорокиннар.
Эшкуар Сабирҗан Рәфкать улы эшләгән дизайн буенча алар шәһәрдә 43 меңнән артык петуния, цинерарий, бәрхәт чәчкәләре үсентеләрен утыртачаклар.
Сабантуйга аллы-гөлле чәчкәле келәмнәр Бәләбәйнең бөтен үзәк урамнарына ямь бирәчәк. Шәһәр кешеләренә ирләр кулы белән барлыкка килгән гүзәллекне сакларга һәм сокланырга гына кала.
Римма Солтанова.
Елена Петрова фотолары.