Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы һәм МЧС хезмәткәрләре катнашлыгында күрсәтмә тренировка Татар гимназиясендә узды.
Бу юлы ике сценарий буенча эш ителде: кораллы кешеләр тарафыннан бинаны алу һәм шартлаткычны табып зарарсызландыру.
Уку тренировкасын уздыруның төп максаты – учреждениедә террористик акт очрагына хезмәткәрләрне һәм укучыларны сәламәтлекләренә һәм гомерләренә зыян китермичә, тиз эвакуацияләү буенча учреждениеләрнең бөтен яклап әзерлеген тикшерү.
Эвакуация тиешле вакытта үтте, педагоглар составы барлык хәрәкәтләрне грамоталы үтәде, барсы да хәвефсезлек буенча җаваплыларның күрсәтмәләрен төгәл һәм тыныч үтәделәр.
Чаралар нормативларга ярашлы оешканлык белән үтте. Экстремаль шартларда каушамыйча эш итүне балаларда булдыру өчен мондый укулар белем бирү учреждениеләрендә даими уздырыла.
Регина Фәизова әзерләде.
Фотолар Татар гимназиясеннән.