Барлык яңалыклар
Новости
27 Май 2024, 15:00

Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов махсус хәрби операция ихтыяҗларына 3 миллион сум акча тапшырган

Үз теләге белән Таһир Кусимов исемендәге өченче батальонның медицина взводына хезмәт иткән Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов СВО ихтыяҗына 3 миллион сум акча тапшырган.

Башкортстанның халык артисты Радик  Динәхмәтов махсус хәрби операция ихтыяҗларына 3 миллион сум акча тапшырган
Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов махсус хәрби операция ихтыяҗларына 3 миллион сум акча тапшырган

“Әсән” кушаматлы яугир 20 көнлек реабилитациягә кайткан. Яу яланында аның кабыргасы сынган. Әмма хәрбиләр алган җәрәхәтләр белән чагыштырганда, бу җиңелчә имгәнү генә, ди билгеле якташыбыз. Шуңа да оборона министрлыгы бүлгән 3 миллион сум компенсацияне җиңүне якынайтуга юнәлтергә ниятләгән.

Республика башлыгы киңәшчесе Алик Камалетдинов белән сөйләшкәннән соң, ул “Башкортстан” полкына пилотсыз очу аппарталары һәм медицина ротасына башка кирәк-яраклар, ә инде калган суммага Бишбүләк һәм Дүртөйле районнарына маскировка челтәрләре үргән ирекмәннәргә тиешле материаллар сатып алырга карар иткән.

Фото:Эдуард Кучкарбәков

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: