Барлык яңалыклар
Новости
27 Май 2024, 17:00

СЕЗ БЕЛӘСЕЗМЕ?

Халык медицинасында кара карлыганның җиләге генә түгел, яфрагы да файдалы. Карлыган яфракларыннан әзерләнгән чәйнең салкын тию, подагра, ревматизм, сидек куыгы авырулары, бөер һәм сидек куыгында ташлар, шулай ук үпкә һәм тире авырулары вакытында файдасы зур.

СЕЗ БЕЛӘСЕЗМЕ?
СЕЗ БЕЛӘСЕЗМЕ?

Карлыган яфракларын кайнар суда пешекләгәч 1 сәгать дәвамында төнәтергә, аннары сөзеп эчәргә.


Кара карлыганның яфракларын әзерләгәндә уртадагыларны гына җыегыз. Алар төрле авырулар белән зарарланмаган булсын. Яфракларны кәгазь яки тукымага җәеп күләгәдә киптерәләр. Кипкән яфракларны коры урында киҗе-мамык тукымадан тегелгән капчыкта яки ябык банкаларда саклыйлар.
Яфракларны чәчәк атканнан соң һәм җимеш биргәнче җыярга кирәк

Карлыган яфрагы җыя башладыгызмы әле?

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: