“Урал-Батыр” биләмәара милли –мәдщни үзәгендә төрле милләтләрнең отчет концерты булды.
Концертта тамашачылар милли традицияләрнең гаҗәеп дөньясы халәтенә чума алдылар. Катнашучылар осталыкларын күрсәтеп кенә калмадылар, тамашчыларга үз халкы мәдәнияте энҗеләрен тапшырдылар.
Үзәкнең иҗади коллективлары һәм солистлары иң яхшы вокаль номерларын һәм хореографик композицияләрен тәкъдим иттеләр.
Бу отчет концерты Русиянең чын көче бердәмлектән һәм төрлелектән гыйбарәт булуын чагу раслады. Һәр чыгыш, һәр номер үз һәм башка халыкларның мәдәни мирасын саклауның һәм кадерләүнең гаять мөһим икәнен хәтерләтеп тора.