Барлык яңалыклар
Новости
28 Май 2024, 17:00

Әбине буып, мәетен базга ташлаган

Бәләбәй шәһәр суды олы яшьтәге хатынны үтерүдә гаепле урында яшәүчегә карата сак астында тоту срогын озайту турында тикшерүченең гаризасын карады.

Әбине буып, мәетен базга ташлаган
Әбине буып, мәетен базга ташлаган

2023 елның октябрендә Бәләбәйдә бакча өендә ир кеше футболка белән  әбине буып үтерә. Аннары мәетне шушы өй базына ыргыта. 2023 елның октябреннән 2024 елның ноябренә кадәр, каза күрүче исеменнән  ышаныч язуы булганга, мәрхүмгә килгән пенсияне банк картасыннан алып тора. Гыйнварда тикшерү бүлегенә  гаебен танып үзе килә.

 Суд утырышында гаепләнүче һәм аны яклаучы өйдә арест рәвешендәге җәза чарасын куллануны сорыйлар.

“Суд тикшерүе нәтиҗәсе буенча,  җинаяти кылыкның характерын, фактик хәлен исәпкә алып, шулай ук гаепләнүченең шәхесен дә, суд аңа карата йомшаграк җәза чарасы каралмый дигән нәтиҗәгә килде. Суд тикшерүче үтенечен канәгатьләндерергә, ир кешегә карата сак астында тоту срогын 26 июньгә кадәр озайтырга карар итте, – дип хәбәр иттеләр судның матбугат хезмәтендә.

Регина Фәизова әзерләде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: