Барлык яңалыклар
Новости
28 Май 2024, 13:00

Тимур – ел укучысы!

Бөренең сөйләшүдә кимчелекләре булган укучылар өчен коррекцион интернат-мәктәбе базасында “Ел укучысы-2024” республика конкурсы узды. Анда 13 коррекцион мәктәптән 18 укучы катнашкан. Конкурс сынаулары кысаларында катнашучылар казанышларын күрсәткәннәр, мәктәп прораммасы чикләрендә белемнәре дәрәҗәсен, спортта әзерлекләрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәткәннәр.

Тимур – ел укучысы!
Тимур – ел укучысы!

Шулай итеп, “Ел укучысы- 2024” титулын Бәләбәйгә тагын бер укучы алып кайтты. Үз яшь категориясендә бәйге сынаулары йомгаклары буенча Бәләбәйнең начар күрүче укучылар өчен коррекцион мәктәбенең 3 а сыйныфы укучысы Тимур Үзбәков җиңү яулаган. Сыйныф җитәкчесе Наталья Владимировна Зиязова ярдәмендә малай “Портфолио”, “Визитка”, “Эрудит”, “Тизрәк! Югарырак!. Көчлерәк!”, “Үз мәдәниятең белән уртаклаш” номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясап, максималь күләмдә баллар җыйган.

Конкурста катнашучыларның барсына да Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  грамоталары тапшырылган, ә җиңүчеләр “Офык” республика балалар ял лагерена “Барыбыз бергә!” инклюзив сменага юлламалар белән бүләкләнгән.

Светлана Шириня әзерләде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: