Барлык яңалыклар
Новости
29 Май 2024, 13:00

Классик язучы Константин Иванов турында хәтер яши

Слакбаш авылында якташлары-күренекле язучы Константин Ивановның туына 134 ел тулуны билгеләделәр.

Классик язучы Константин Иванов турында хәтер  яши
Классик язучы Константин Иванов турында хәтер яши

Ул нибары 25 елдан аз гына озаграк яшәгән, әмма шушы вакытта  үлемсез “Нарспи” поэмасын иҗат итеп, чуваш әдәбиятының классигы булган.

Тантанага Слакбаш авылына кунаклар: “Башкортстан чувашлары канашы” җәмәгать оешмасы рәисе, профессор-тарихчы Ирина Сухарева, БР Бәләбәй районы чуваш милли автономиясе рәисе Владимир Яковлев, “Урал сасси” газетасы мөхәррире Юрий Михайлов, шагыйрә Мелания Никифорова, Уфадан, Бәләбәй, Ярмәкәй, Чакмагыш һәм Миякә районнарыннан иҗади коллективлар килделәр.

Каршы алу тантанасыннан соң кунакларны К. Ивановның йорт-музеена чакырдылар, фәнни хезмәткәр Ольга Анедреева экскурсия уздырды.

Аннары кунаклар һәм чарада катнашучылар шагыйрь  һәйкәленә чәчкәләр салдылар, чишмә янында булдылар. Паркта чара “Шагыйрь көне” бәйрәме белән дәвам итте.


Классик язучы Константин Иванов турында хәтер  яши
Классик язучы Константин Иванов турында хәтер яши
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: