Халыкара күршеләр көнендә “Бердәм Русия” партиясеннән Знаменка авыл советы депутаты Ильмира Ильина башлангычы белән оештырылган “Ә безнең ишегалдында...” бәйрәменә җыелдык. Анда балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Яраткан җырлар, күңелле конкурслар, табышмаклар – бу көнне нәрсә генә булмады!
Бәйрәм өстәле артында рәхәтләнеп сөйләштек-аралаштык. Төрле халыкларның кунак каршы алу йолаларын искә төшердек, урамның ничек төзелә башлавы турында якты хатирәләрне яңарттык, тормыштан кызык хәлләрне сөйләп көлештек.
Күршеләр белән уздырган вакыт сизелмичә дә үтте. Яшенләп килгән яңгыр да, бәйрәмне бозарга теләмичә, Знаменкадан читкә китте.
Лермонтов урамы тарихы 1995-1998 елларда башлана. Шәрифуллиннар, Самойловлар, Әхмәдуллиннар, Даутовлар, Исәнбавлар, Лазаревлар, Ильиннар, Степановлар, Ивановлар һәм башка гаиләләр йортлар салганнар. Газ, электр үткәргәннәр, һәм авылның тагын бер урамында тормыш гөрләгәшн!
Иң яшь күршеләребез – Адылгәрәевлар гаиләсе. Алар “Яшь белгеч” программасы буенча төзелгән йортта 2018 елда яши башладылар. Без тирә-юньдә матурлык тудыручы, эштә уңган күршеләр белән бергә яшәвебезгә бик шатбыз.
Гөлнара Исәнбаева.
Знаменка авылы.