Пушкин Коръән турында нәрсәләр язган?
«Подражания Корану» Пушкин тарафыннан 1824 елда язылган. Бу әсәр урысчага М. Веревкин тәрҗемә иткән Коръәнне укудан тәэсирләнеп язылган диелә. Ул 9 шигырьдән тора. Әлеге иҗатында шагыйрь пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаһу галәйһиссәләмнең һәм изге кешеләрнең тормыш юлыннан эпизодларны сүрәтләгән.
Шагыйрьнең кайбер шигырьләренең татарчага тәрҗемәсен тәкъдим итәбез. Аларны дин белгече, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Харис Салихов тәрҗемә иткән.
Коръән аятьләренә охшатулар
(Подражание Корану)
(өзекләр)
V
«Хәрәкәтсез» Җирне – күкләр гөмбәзләрен,
Тотып торган Куәт көче – Син иҗатчы,
Әйе, аумас коры җиргә һәм сулары
Таптый алмас Безне килсә гарасатлары.
Син кояшны яндырдың бу дөньяга,
Әйе, яктырта ул җирдә вә күкләрдә дә,
Җитен мае сыман сугарылып, әйтерсең лә,
Яктырта ул затлы пыяла күк галәмнәрдә дә.
Иҗатчыга баш иегез; Кодрәтле Ул;
Бәгырьләрне куырырдай эссе көндә
Җибәрә Ул болыт вә җилләрен дә;
Бирә җиргә Ул агач вә игеннәрен дә.
Шәфкатьле Ул: Ул Мөхәммәдкә
Ачты балкып торган Коръән,
Агым судай юнәлик без яктылыкка
Һәм күзләрдән качсын томан.
VII
Уян, куркуга талган:
Синең мәгарәңдә
Таң атканда
Изге ут янган.
Калебтән догам белән,
Пәйгамбәр, коткар мине
Наян төшләрдән,
Яман уйлардан!
Тыйнаклыкта, догада бул
Кояш чыкканчы,
Галәм китабын укы
Таң сызылганчы !
VIII
«Төсен җуйган фәкыйрьлек алдында
сатып намус,
Мәкер кулың белән санап, мактап сатма
хәрам малың:
Галәмнәрдә барлык юмартлыкка белеп тор
син Хуҗаң барын.
Кыямәтнең дәһшәтле бер көнендә, иген
тулы басу кебек,
Әй, Раббым, рәхим-шәфкать, иминлекне
Син чәчүче, майтаручы,
Һәр бәндәнең хәләл хезмәтенә йөздән
артык итеп кайтаручы».
Әгәр дә, хәрам хезмәт белән дөнья малын
син ауласаң,
Хөсетләнеп саранлыкта фәкыйрь хакын
санамасаң,
Мескеннәргә хәләл булган нигъмәтләрне
кире каксаң,
Шуны бел: бер уч тузан булып очар
җыйган хәрам малың.