Барлык яңалыклар
Новости
6 июнь , 12:00

Корбан бәйрәменә әзерләнәләр

Тиздән бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме – Корбан гаете  булачак.

Корбан бәйрәменә әзерләнәләр
Корбан бәйрәменә әзерләнәләр

Бәләбәй шәһәре һәм районы мөселманнары аны каршыларга җитди әзерләнә: күпләр бер Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалырга ниятләп куйган, мөхтәсибәтләр  бу җаваплы эшне тиешенчә оештыру, сарыклар сатып алу һ.б. хәстәрлеген күрә, мәчетләр, ишегаллары җыештырыла.

Кичә Мәтәүбаш авылында  ир-атлар һәм хатын-кызлар өмәгә җыелдылар, алар  Рауза мәчете ихатасын тәртипкә китерделәр, котырып үсеп киткән үләннәрне чаптылар. Әйткәндәй, мәтәүбашлылар мондый өмәләргә җыелып кына торалар. Бу –  гыйбадәтханәгә аларның ихтирамлы мөнәсәбәтенең бер күркәм чагылышы.

Ватсаптагы “Авылдашлар” төркемендә һәрвакыт алдан йөрүче Фәүзел Маннанов өмәдә катнашып, мәчетне, димәк авылны да, ямьләүгә үз өлешен керткән авылдашларга рәхмәт белдерә.

Зәйфә  Салихова.

Фәүзел Маннанов фотолары.

Корбан бәйрәменә әзерләнәләр
Корбан бәйрәменә әзерләнәләр
Корбан бәйрәменә әзерләнәләр
Корбан бәйрәменә әзерләнәләр
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: