Барлык яңалыклар
Новости
7 июнь 2024, 17:00

Башлангычны хупладылар

Бәләбәй шәһәренең Революционерлар урамында Сәламәтлек сукмагы янында кафе-пекарня төзелә башлады. Урман массивы шул килеш сакланачак.

Башлангычны хупладылар
Башлангычны хупладылар

Спорт ярышлары үткәрелә торган, бәләбәйлеләр гаиләләре белән ял итәргә яраткан биләмәгә якын җәмәгать туклануы объекты булдыру кирәклеге турында тәкъдимнәр район хакимиятендә “Эшкуарлык сәгатьләрендә” берничә тапкыр каралды.

 – Төзелеш өчен җир участогы эшкуарлык эшмәкәрлегенә ачык аукцион ярдәмендә бирелде. Төзүче –  шәһәрдә һәм Приют поселогында җәмәгать туклануы пунктлары булган, халык арасында популярлык казанган урындагы бизнесмен, – дип хәбәр иттеләр район хакимиятенең архитектура һәм төзелеш бүлегендә.

Кафе-пекарня сәламәт ял итүне күзаллый, шуңа күрә бары тик камыр ризыклары һәм алкогольсез эчемлекләр генә булачак.

Яңа объектны быел 1 ноябрьгә файдалануга тапшырырга ниятләнә.

Римма Солтанова.

Елена Петрова фотосы.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: