Новости
7 Июня 2024, 06:00

Хәләл продукция җитештерергә тотынган

Бәләбәйдә яшәүче  Светлана Андреева быел февральдә социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм алган. Үз эшен ачуга – кош-корт үрчетү һәм берьеллык үләннәр үстерү – бүленгән акчага ул инкубатор, йон йолку машинасы, суыту камерасы, теплица сатып алган. “БХ” хәбәрчесе белән әңгәмәләшкәндә Светлана Борисовна эшкуарлык эшчәнлеге өчен нигә  шушы юнәлешне сайлавын, тәүге уңышларын һәм киләчәккә планнарын сөйләде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Хәләл продукция җитештерергә тотынганХәләл продукция җитештерергә тотынган
Хәләл продукция җитештерергә тотынган

Мин Аксаков авылында ишле гаиләдә үстем. Җәй саен ялны туганнарым белән авылда картәни янында үткәрдек. Көтү көттек, тавыкларны карадык, яшелчә бакчасын тәрбияләдек. Барыбызга да эш җитәрлек булды, без нәнәйгә хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп, кушканнарын кирәгенчә, җиренә җиткереп  үтәдек.

 Үзем күп балалы әни булгач (без ирем беләне өч малай үстерәбез), мин ныклап уйлана башладым: “Ә без балаларыбызга нәрсә бирәбез? Аларны ничек эшкә өйрәтергә? Улларыбыз рухи һәм физик яктан сау-сәламәт булып үссеннәр өчен туклануны ничек дөрес оештырырга?”

16 ел  чәч кисүче булып эшләгәннән соң, декрет ялы беткәч, һөнәремә кайтмаска, үземне гаиләмә багышларга булдым.

Без дини гаилә, мөселман йолаларын төгәл, тиешенчә үтибез. Ислам нормаларына туры килгән хәләл продукциядән генә әзерләнгән ризыкларны ашыйбыз. Ләкин безнең кибетләрдә аларны табу җиңел түгел. Менә шушы хәл бройлер чебешләр, бүдәнә, тавыклар үрчетү-асрау уена китерде дә инде. Барып чыккан хәлдә, продуктларның хәләл, ягъни хәвефсез һәм экологик чиста икәнен яхшы беләм ич мин.

Бу хакта иремә һәм сеңлемә сөйләдем. Алар мине бик хупладылар. Шулай итеп безнең  йомырка сала торган беренче тавыкларыбыз барлыкка килде. Аннары үзем инкубатордан чыгарган бройлер чебешләребез! Чебешләр чыгару, аларны карау эше мине мавыктырды. Алар гүя балалар: үзләрен ашатырга, эчерергә, җылытырга, “юргәкләрен” алыштырырга кирәк.

 14 һәм 10 яшьлек улларым безгә төрлечә ярдәм итәргә тырышалар (кечесенә әле 2,5 кенә яшь).

 Кошчылык белән шөгыләнә башлагач, мин төрле видеодәресләр белән кызыксына, карый башладым, кыйммәт булмаган түләүле курсларга язылдым. Ирем белән беренче инкубаторны кул астындагы материаллардан үзебез ясадык, һәм ул әйбәт килеп чыкты, безгә беренче чебешләрне бүләк итте. Соңрак яхшы инкубатор сатып алдык, бәләкәй хуҗалыгыбызны зурайтарга тотындык.

Мәгълүматларны күбрәк өйрәнгән саен, эшне киңәйтергә финанс мөмкинлекләребезнең җитмәвен күбрәк аңладым, шуңа күрә АСПК алу өчен урындагы Халыкны эш белән биләү үзәгенә мөрәҗәгать иттем.

Бөтен гаиләбез белән торган саен кошчылыкка тартылабыз. Компетентлы белгечләрдән күбрәк белем алу теләге мине Россельхозбанк, республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Башкорт дәүләт университетының “Фермер мәктәбе” белем бирү проекты конкурсының  сайлавында катнашуга заявка бирүгә этәрде, мин заявкага  кош-корт үрчетү буенча беренче тәҗрибәбез турында видеоролик һәм эссе өстәдем. Уку өч ай булды, башта очно укыдым, хәзер дистанцион дәвам итәм.  Курслар тәмамлангач һәм үз бизнес-проектымны яклаганнан соң, “Фермер мәктәбе”нең башка укучылары кебек үк, дәүләт өлгесендәге документ бирәчәкләренә бик шатландым, ул грант ярдәме алу өчен бик кирәк.

Без әкренләп кош-кортлар санын арттырабыз. Безнең тавык йомыркасына сорау күп. Без кош-кортларга бары тик табигый азык кына ашатабыз. Бройлер чебешләрне, бүдәнәләрне сатып алырга әзер эшкуарлар да бар инде.

Мин индивдуаль эшкуарлыкны башладым гына әле, әмма барсы да барып чыгачагына ышанам! Былтыр тегү эше ачарга контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм алган сеңлем Римма мине хуплап- дәртләндереп тора. Ул үз бизнесын алып барырга да, миңа булышырга да өлгерә. Әлбәттә, ярдәмчеләрем – улларым, мин бит нәкъ алар өчен бизнеска тотындым. Без балаларның чебиләрне ничек яратып карауларын күреп, ирем белән сөенәбез.

Хыялым –   ферма төзү, анда кош-корт кына түгел, йорт хайваннары да үстерү, бары тик хәләл продуктлар җитештерү. Кош-корт һәм сыер итеннән тушенка, өйдә җитештерелүче колбаса әзерләү. Безнең фермер лавкасында ел әйләнәсенә яшелчәләр дә булсын, чөнки аларга ихтыяҗ һәрчак бар. Җәмгыятьтә торган саен сәламәт яшәү рәвеше, хәвефсез туклану яклы кешеләр арта. Бу агробизнесны үстерүдә куәтле стимул!

Бәләбәйлеләргә әйтер сүзем: “Кешеләр, тормышыгызда ниндидер яңа нәрсә башлаудан курыкмагыз. Максат бар икән – ярдәм дә була. Халыкка ярдәмгә күп төрле дәүләт программалары кабул ителә, моның өчен ил хөкүмәтенә рәхмәт. Аларны белергә һәм файдаланырга гына кирәк. Эшләячәкбез, үсешәчәкбез, салымнарны түләячәкбез, ә алардан башка ничек? Дәүләт алдында үзеңә алган йөкләмәләрне үтәргә кирәк.

Компетентлы фикер

Ләйсән Ханнанова, Бәләбәй районы буенча Республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалы баш инспекторы:

2024 елда Бәләбәй шәһәре һәм районы бенча 12 социаль контракт төзелде, шул исәптән мондый юнәлешләр буенча: бәйләм әйберләр әзерләү; подологике хезмәтләр (үкчә һәм  тырнаклар чирләрен диагностикалау һәм дәвалау); баскычлар ясау; авыл хуҗалыгы кош-кортларын чыгару һәм үстерү, шулай ук суганчалы үсемлекләр үстерү.

Фотолар С. Андрееваның гаилә архивыннан.

 

 

Хәләл продукция җитештерергә тотынган
Хәләл продукция җитештерергә тотынган
Хәләл продукция җитештерергә тотынган
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас