Фестиваль Хәния Фәрхи һәйкәленә чәчәкләр салудан башланган. Чарада район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов, кунаклар һәм район халкы катнашкан. Шулай ук Хәния Фәрхи исемендәге экспозиция залы да эшләгән. Көн дәвамында Хәния Фәрхи башкарган җырлар яңгыраган.
Әлеге конкурста катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән – Ханты-Манси автономияле округы, Курган, Свердловск, Оренбург өлкәләре, Пермь крае, Татарстан һәм Башкортстаннан 85 гариза кабул ителгән.
Конкурста катнашучылар Хәния Фәрхи репертуарыннан төрле җырлар башкарган. Конкурсантларны Башкортстан Республикасының атказанган эшлеклесе, композитор Роберт Тимербаев җитәкчелегендә жюри бәяләгән. Жюри эшчәнлегендә Башкортстан Республикасының атказанган артисты Фәридә Тимербаева, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Закиров һәм Башкортстан Мәдәният министрлыгының этномәдәни үсеш һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге баш белгеч-эксперты Нурлан Ганиев катнашкан.
Конкурсны Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Республикасы Халык иҗаты республика үзәге, Башкортстан Республикасы Тәтешле районы муниципаль районы администрациясе оештырган.